Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күкрәк сөте урынына – кибет пилмәне: 11 айлык Илсинәне дистрофик хәлгә җиткергән ананы ни көтә?

Апас районы Карамасар авылында яшәүче 31 яшьлек Илсөяр Гыймадиева тиздән суд каршына басачак. Ул баласына карата әни була алмауда, алай гына да түгел, бер яше дә тулмаган баласын дистрофия хәленә җиткерүдә гаепләнә.

news_top_970_100
Күкрәк сөте урынына – кибет пилмәне: 11 айлык Илсинәне дистрофик хәлгә җиткергән ананы ни көтә?

“Балага анда тәрбия булмады инде”

Яшь хатын тумышы белән шушы авылдан. Төп йортта әнисе һәм энесе белән яшәгән. Әтиләре вафат.

–Илсөярнең әнисе Диләрә дә, энесе Илнур да психиатрда учетта тора, – диде Югары Акхуҗа авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзиев. – Өйдә тәртип сүзенең “т” хәрефе дә юк. Әнисе шешә белән дус. Илсөярнең үзен дә салгалый. диләр. Әмма үз күзләрем белән күргәнем юк. Балага тәрбия булмады инде анда. Ул үсеш ягыннан бик нык калышты дип беләм. Илсөяр кызын имезмәгән дә, диләр. Аннан соң инде ул аны салмыш әнисенә калдырып чыгып китеп йөри башлады. Җәй башында исә 9 айлык кызчыгын калдырып, бергә яши торган иренә ияреп, Кайбыч районына китеп барды. Ир дигәне шунда көтүче булып ялланган икән. Бала турында уйлый торган ана түгел инде. Ана түгел! Кызчык хәзер Казанда “Дом малютки”да тәрбияләнә.

“Үрмәләү, утыру кебек стадияләрне үтмәде”

Баласын дәү әнисенә калдырып китү очраклары санаулы гына түгел. Дәү әти белән дәү әни тәрбиясендә үсүче балалар буа буарлык. Әмма ышандырып алып калгансың икән, бала өчен җаваплылык та тоярга кирәк бит. Ә бу гаиләдә нәни кызчыкның барлыгын бөтенләй дә оныталар.

–Илсинә үз яшьтәшләреннән нык калышты, – ди авыл фельдшеры Гөлия ханым. – Бездән аны 9 ай да 2 көнлек вакытта алып киттеләр. Ул вакытта аның авырлыгы 6 кило 800 гр иде. Мин аны 100% сәламәт дип тә әйтә алмыйм. Физик үсеше калыша, үрмәләү, утыру кебек стадияләрне дә үтмәде. 9 айда кайбер бала йөреп китә бит инде. Тавышлар чыгармый, гүэлдәми иде.

Фельдшер сүзләренчә, Илсөяр кызын планлы прививкалар ясату өчен медпунктка алып килгән. Әйтә-әйтә арыгач, билгеле. Хәтта нарасыена бер, өч, алты айлык вакытта район хастахәнәсенә медицина тикшерүе узарга да алып барган. Тик шуннан соң кул селтәгән.

–Ахырга таба аны тыңлатып булмады инде. Берәр сүз сөйли башласаң, синнән алда җөпли ул аны, “Баланы карыйм, ничек инде карамыйсың? Үз балам бит!” кебек матур сүзләр сөйли. Дөньядагыны алдый. Мине бик күп тапкырлар төп башына утыртты инде ул, – ди Гөлия ханым.

“7 айга кадәр учетка да басмады”

Ә бит Илсөяр йөклелегенә дә салкын караган икән.

–2015 елда өйләре янгач, алар безнең авылдан китте. Илсөяр Тәтеш районы Байраш авылына кияүгә чыккан дип сөйләделәр. Ире Надыйр исемле икән. Тик соңыннан ачыкланганча, никахларын рәсми төстә теркәмәгәннәр. Ягъни, бер-берсенә ир белән хатын түгел, “сожительләр” генә. Кабат безнең авылга кайтканда Илсөярнең 7 айлык авыры бар иде. Ул инде Тәтеш районында да учетка басмаган, Апаска барырга да атлыгып тормый. Мин аны көн дә үгетләдем, төн дә. Соңыннан машина яллап, үзем Апаска, хатын-кызлар консультациясенә алып бардым. Әмма ул озак та тормады, 7 айлык корсагы белән, иренә ияреп, Тәтеш районының Ляптево авылы кырына китте. Район табиблары миннән һаман Илсөярне таптыра. Бер анализы да бирелмәгән бит. Үз энем белән тагын шунда чыгып киттек. Кырдан барып таптык моны. Кайтышлый ук район хастаханәсенең гинекология бүлегенә салып калдырдым. Икенче көнне эче авырткан. Ашыгыч ярдәм белән Илсөярне Яшел Үзән бала тудыру йортына илткәннәр. Срогы җитмәгәч, авыртуы басылгач, кайтарганнар. Тагын шулай алып бардым Апаска. “Дүшәмбе көнне киләм” дип, минем белән кайтып китте. “Илсөяр, алдыңны-артыңны уйла” дип, тукып кайттым, – ди фельдшер.

“Салса да, күкрәк сөте – күкрәк сөте булган әле”

Әмма бу сүзләр булачак әнинең бер колагыннан ничек керсә, икенчесеннән шулай чыгып та киткән.

– Иртән “Илсөяр балага авырый икән” дигән сүз чыкты. Миңа әйтеш юк, якшәмбе кичтән авырый башлаган. Чыгып чаптым, өйләренә барып керсәм, тулгагы башланган. Тагын машина яллап, Апаска алып киттем, аннан Буага илттек. Шулай итеп, ул 17 сентябрьдә әни булды. Аннан чыкканда да үзем барып алдым, – ди Гөлия ханым.

Ашатуга килсәк, әни кешедә аналык сыйфатлары үлмәгән була әле. Ул баласына күкрәк сөте дә ашата хәтта.

–Илсөяр салгалады. Шулай да баласын имезә иде. Баштарак мин аны салган өчен әрләсәм, шул килеш ашатуы да яраган икән әле, – ди фельдшер.

“Пилмән, балык консервасы – бала ризыгы”

Яз җитеп, кояш карый башлагач, Илсөярнең күңеле җилсенә, баласын калдырып чыгып китә башлый. Баштарак ярты көнгә, аннан бер көнгә һәм бөтенләй кайтмаган очраклары да була. Ә салмыш дәү әнигә онык кирәк түгел. Баштагы мәлләрдә ул “Хәзер әнисе кайтыр да ашатыр” дигән уй белән яши. Ә бала күзгә күренеп ябыга, хәлсезләнә.

–Алар бала карау, ашатуны үзләренчә аңлый. Сөт кухнясы, ботка, пюре кирәген уйлап та карамый. Ә үзләре ачтан үлмәс өчен кибеттән ни ала, балага да шуны каптыра: пилмән, балык консервасы, колбаса...Әй, үзәкләремә төшеп, башымны катырып яттылар инде алар минем. Алар хәтле алдакчы! Килеп керүгә кәкре каенга терәтә башлыйлар иде. Ул сабыйның вакытында моннан китүе бик яхшы. Барыбер кеше була алмый иде. Салкын сөт эчереп, балага салкын тиде. 20 июньдә без аны район хастаханәсенең педиатрия бүлегенә салдык. Менә шуннан кайтмады инде ул кабат авылга, – ди Гөлия ханым.

Баксаң, Илсинә – Илсөярнең беренче баласы түгел икән. Аның беренче улы Салаватка инде 10 яшь. Әтисе Апас районының Иске Әнәле авылыннан.

Бүген Илсөяр “ире” белән Кайбыч районында гомер сөрә. Баласы хакында уйлыйдырмы-юкмы, һәрхәлдә, үз сабые турында уйланган ана гамәле түгел бу. Аны берничә тапкыр районга - балигъ булмаганнар белән эшләү комитетына да чакыралар. Чакыру хатларын авыл җирлеге башлыгы  үз кулына илтеп бирә. Әмма яшь хатын ире янәшәсендә рәхәт чигүен дәвам итә. Бер яше дә тулмаган баласы хакында уйлап та карамыйча! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100