Күкрәген зурайту өчен пластик операция ясаткан хатын-кыз үлгән
Операцияне 33 яшьлек хатын-кыз шәхси клиникада Уфада ясаткан.
Башкортстан буенча Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Уфада яшәүче хатын-кыз операциядән соң өенә кайтып киткән. Берничә көннән ул вафат булган.
Тикшерүчеләр бу хатын операция нәтиҗәсендә үлгәнме икәнен ачыклау белән шөгыльләнә.