Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күке әниләр»: Аерылганнан соң балаларын әтиләре белән калдырган актрисалар

Шоу-бизнес йолдызлары - үзенчәлекле кешеләр һәм шуның аркасында алар таныла да. Әмма аларның кайбер гамәлләре шаккаттыра, хәтта ачуны да чыгара.

news_top_970_100
«Күке әниләр»: Аерылганнан соң балаларын әтиләре белән калдырган актрисалар
pixabay.com/ru

Артистлар гаиләсендә дә бөтен нәрсә ал да гөл генә түгел. Гаиләдә аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканда, ир белән хатын аерылганда балалар кем белән калачак дигән сорау туа?

Безнең илдә балалар гадәттә әни белән кала, ә әтиләр иң яхшысы дигәндә, алимент түләп тора. Ләкин кайвакыт әти кешеләр үз бурычларын оныта һәм ярдәм итүдән кача башлый. Ләкин киресенчә дә була: бала әтисе белән яшәвен дәвам итә, ә әни кеше ярдәм итүдән һәм бала тәрбияләүдән читләшә. Бүген кино дөньясындагы «күке әниләр» турында язабыз.

Елена Проклова

Актриса һәрвакыт ир-атларның игътибар үзәгендә булды, шәхси тормышында дәртле мәхәббәт романнары туктап тормады, алар турында актриса төрле ток-шоуларда сөйләргә дә читенсенми. 70нче еллар башында актриса режиссер Виталий Мелик-Карамовка гашыйк була һәм озакламый аңа кияүгә чыга. Аларның Арина исемле кызлары туа.

Әмма Ленаның һәм Виталийның гаилә тормышы озак дәвам итми — алар дүрт елга якын гына бергә яшиләр. Актрисаның бала белән шөгыльләнергә вакыты булмый, ул карьера белән мавыга һәм шул вакытта актрисаның элекке ире кызын кайгыртуны, тәрбияләүне үзенә ала. Арина озак вакытлар әнисен кичерә алмый, әмма күпмедер вакыттан соң алар барыбер дуслаша.

Марианна Вертинская

Апалы-сеңелле Вертинскаялар яшь чакларында гел ир-атларның игътибар үзәгендә була. Марианна Вертинская өч тапкыр кияүгә чыга һәм әле тагын бик күп романнары, интригалары була. Беренче иреннән аның Саша исемле кызы туа.

Икенче тапкыр ул коллегасы Борис Хмельницкий белән язылыша. Аларның Даша исемле кызлары туа. Бер елдан соң Вертинская иренә хыянәт итә һәм Хмельницкий бу хакта белгәч аерылырга гариза бирә. Шулай да Борис Хмельницкий Марианнадан Дашаны үзендә калдыруын үтенә.

Ничек кенә сәер булмасын, ханым моңа ризалаша, янәсе ике баланы ялгызы гына карый алмаячак. Хәзер исә актрисаның балалары белән аңлашылмаучанлыклар хәл ителгән, алар яхшы мөнәсәбәттә.

Татьяна Догилева

Татьянаның беренче никахы берничә айга гына сузыла. Соңыннан Догилева тагын кияүгә чыга. Бу юлы ул сатирик Михаил Мишинны сайлый, ул сөйгән хатын-кызы өчен элекке гаиләсеннән дә китә. 1994 елда аларның кызлары Катя туа. Башта Татьяна кайгыртучан әни буларак, баласын карый, ә менә соңыннан барысы да баштан-аяк үзгәрә.

90нче еллар уртасында актрисага режиссерлардан әллә ни тәкъдимнәр булмый, шулай ук соңгы берничә елда ул туганнарын — әти-әнисен һәм абыйсын югалта. Догилева депрессиягә бирелә һәм шешә белән «дуслаша». Соңыннан тагын да ешрак эчә башлый. Мишин исә хатынының эчүенә түзеп тормый, аерылышырга гариза яза һәм Катяны үзе белән алып китә. Екатерина хәзер Америкада яши.

Валентина Титова

Валентина Титованың беренче ире - актер һәм режиссер Владимир Басов. Ул хатыныннан 18 яшькә өлкәнрәк була. Аларның уллары Саша һәм кызлары Лиза туа. Әмма аларның гаилә тормышы озакка бармый. Иренең эчүе һәм авыр характеры Валентинаны аерылырга мәҗбүр итә. Балалар әниләре белән калырга тиеш кебек, әмма аерылган вакытта суд аларны әтиләрендә калдыра. Валентина да артык карышып тормый.  

Елена Сафонова

Елена Сафонованың да тарихы үзенчәлекле. Аны классик «күке әниләр» рәтенә һич тә кертеп булмый. Актриса беренче улын Америка бизнесмены Ваче Мартиросяннан таба, ә Ваче ул вакытта инде өйләнгән ир-ат була һәм гаиләсеннән китәргә җыенмый.

Берникадәр вакыттан соң ханым француз актеры Сэмюэль Лабартка гашыйк була, аңа кияүгә чыгып Франциягә күченеп итә. Озакламый аларның уллары Александр туа. Әмма гаиләдә тынычлык булмый. Елена ватаныннан читтә яшәүгә ияләшә алмый, аерыла һәм Россиягә кайтып китә.

Ә Франция законнары буенча Франция гражданины булган баланы балигъ булмыйча илдән алып чыгып китеп булмый. Елена берничә ел дәвамында суд бусагаларын таптап, икенче улын кире кайтарырга омтылып карый. Александр әтисе белән кала һәм әнисе белән бик сирәк күрешә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100