Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күке ана

Фая бар дөньясын онытып йоклап ята, улы күкрәк сөте сорап янында елап утыра, өстәл астында сыра һәм аракы шешәсе тора.

news_top_970_100

Надир белән Фая автобуста таныштылар. Надирга 29 яшь, ә тәбәнәк кенә буйлы кызга 24 яшь иде. Ике айдан өйләнешеп тә куйдылар, шәһәрдә фатир яллап яши башладылар. Кызлары Лияга өч яшь тулгач, Фая Мәскәү өлкәсенә туган тиешле апасы янына чыгып китә һәм шул китүдән тиз генә кайтмый. Лияны ике ел Надирның әти-әнисе үстерә. Надир кызы өчен үлеп тора, аның өчен эшли, аның өчен яши.

Күке ана яхшы эш килеп чыгуы турында шалтыратып әйтә, әмма кызына бер кечкенә генә бүләк тә җибәрми. Ана кеше ике елдан кайтып керә дә кызы аны танымавына шакката. «Имеш, ничек инде әниеңне танымыйсыз…

Тик Лия аңа бармас өчен әле бабасына, әле әбисенә сарыла. Эштән кайткан Надир хатынын күреп аптырап кала, Фая ябыккан, йөзе талчыккан һәм ул — салмыш…

Шушы яшенә җитеп, тәмәке тарту белән эчүне ни дип тә белмәгән Надир телсез кала…

«Кайткансың икән инде, баланы тәрбияләрсең», — дип ир хатынын һәм кызын алып шәһәргә фатир яллап яшәргә чыгып китәләр.

Надир көне буе эштә, ә Фая кызны садикка илтеп куя да, үз ишләрен табып кәефләнеп йөри. Надир сөйләшеп тә карый, әмма нәтиҗәсе генә булмый. Шуннан ир хатынын «кодлаштырырга» алып бара. Биш айдан Фая янә корсакка уза һәм малай алып кайта.

Гаилә башлыгы гел болай кеше фатирында яшәп булмас дип, авылда йорт алу турында уйлана башлый. Икенче балага бирелгән ана капиталына шәһәрдән шактый ерак авылдан иске генә йорт алалар. Аларны биредә балалар бакчасы, мәктәп, поликлиника булу җәлеп итә. Ир белән хатын йортны бер тапкыр да карарга кайтмыйча, риелторга ышанып кына алалар. Бу йорт алар түләгән акчаны акларлык булмый, аны тулысынча карап чыгарга туры килә. Авылда торгач, кош-корт та, терлекләр дә тотасы килә, әмма лапас җимерек хәлдә, бакча коймалары ауган.

Надир бик тырыш ир булып чыга. Әтисе белән йортның эчен-тышын төзәткәләп чыга. Авыл халкы да ярдәмчел яшь гаиләгә ярдәм итәргә генә тора. Бер күршеләре суыткычларын кертеп бирсә, икенчеләре газ плитәсе кертеп бирә, кайсы орлыклык бәрәңге, йомырка кертә. Надир шәһәргә йөреп төзелештә эшли, авыл җирендә юньле эш тә юк, акча да аз түлиләр. Ялларда ул гаиләсе янына кайта, ничә ел хуҗасыз торган йортның бакчасын чистарталар, яшелчә утырталар.

Күршеләре яшьләргә тырыш гаилә дип сокланып йөри. Әмма шәһәргә ияләшкән 6 яшьлек Лия күңелсезләнә, тизрәк атна ахыры җиткәнен көтә, чөнки әтисе аңа нинди дә булса уенчык, тәмлүшкә алып кайтмыйча калмый. Лия бер караганда бер күршегә кереп китә, икенче караганда икенче як күршедән чыгып килә. Аралашучан бала атна буе зарыгып әтисен көтә. Әтисе алып кайткан уенчыкларын алып күрсәтә, кәнфит белән күрше апайларын сыйлый.

Лияны күрше апайлары да үз итә, өйдәге хәлләрне белешеп торалар. Гаилә авылга кайтуга 4 ай булды дигәндә, Фая янә яман гадәтенә тотына. Лия күрше апаена кереп, 7 айлык энесе елавын, ә әнисе йокыдан тормавын әйтә. Күршесе куркып кына ни булды икән дип керсә, Фая бар дөньясын онытып йоклап ята, улы күкрәк сөте сорап янында елап утыра, өстәл астында сыра һәм аракы шешәсе тора.

Икенче көнне Фая үзен гаепле хис иткәндәй йөри. Әмма төнлә үзе кебек дусты килеп, янә бергә хәмер эчәләр. Ахирәте күптән ана хокукыннан мәхрүм ителгән инде. Ул төнлә тиешле хезмәтләргә шалтырата һәм дусты гаиләсен дә исәпкә куеп китәләр. Бу хәлләрдән соң Фаяның күзе ачылгандай була, ай буе эчми. Әмма тиешле органнар тикшерү белән килгәндә ул исерек була һәм ике баланы да алып китәләр. Фая күршеләренә үпкәләп тә йөри, имеш, алар чакыртканнар. Ә чынлыкта исә, бу чираттагы тикшерү була. Лияны икенче райондагы балалар йортына урнаштыралар, ә 7 айлык улларын Казандагы ятимнәр йортына алып китәләр.

Социаль яклау бүлеге аша Фая бер ай дәваланып кайта, кызы Лия янына очрашуга йөри. Балалар өйдә булмагач, ире сирәгрәк кайта, ул да балалар белән очрашуга йөри. Әтисе киткәч, Лияны елаудан көчкә тыялар. «Әгәр әби исән булса, мин монда эләкмәгән булыр идем», — дип әтисен күңеленә тиеп кайтара алты яшьлек бала.

«Фая үзе дә бик эшчән, чиста хатын. Өйдә гел идән, кер юып, йорт тирәсен чистартып тора, балаларын да чиста йөртә иде. Аек булса, җир җимертеп эшли инде. Аракы эчеп исерсә, уянмыйча йоклый. Лия чакырып керткәч, уята алмыйча тилмердем», — ди күршесе.

Фая күршеләренең гел ярдәмгә килүен, балаларын алып китүдә дә аларның гаебе булмавын аңлаган инде. Күршесенә йөгереп кереп, кызы Лия белән очрашуда булуын, аның үсеп ябыгып китүе турында тын алмыйча сөйли.

«Балаларны сагынуын эш белән басарга тели бугай. Кичә көне буе иске такталарны, ауган коймаларны лапас ягына өеп куйды. Бүген берүзе бәрәңге ала. Әле аңа 30 яшь кенә бит… Күңелен бушатырга бер генә якын кешесе дә юк биредә. Әнисе аңа 14 яшьтә үлгән, әтисе дә юк инде. Бердәнбер апасы Мәскәүдә яши. Тизрәк балаларын бирсеннәр иде инде. Ә малаен 3 айга якын күргәне юк, чөнки элек яшәгән урыныннан прививкалар кәгазен юллап алырга кирәк. Фая андый эшләрнең дә рәтен белми. Ярдәм ит инде дип сорый. Ярдәм итәсе килә инде, ул да бит адәм баласы. Балалары да кызганыч», — дип уфтана күрше апасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100