news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кәгазь паспортлар бирүне туктатырга җыеналар дигән сүз дөресме?

Кәгазь паспортлар бирүне туктатырга җыеналар дигән сүз дөресме?

news_top
Кәгазь паспортлар бирүне туктатырга җыеналар дигән сүз дөресме?
Россиядә 2022 елга кәгазь паспортлар бирүне туктатырга планлаштыралар. Бу хакта РИА Новости агентлыгына вице-премьер Максим Акимов хәбәр иткән.

Электрон паспортлар бирү 2020 елда башланачак, диелә хәбәрдә. Беренче булып бу проект Мәскәүдә тормышка ашырылачак.

"Аннан соң ил территориясендә электрон паспорт бирү бүлекләре булдырылачак, 2022 елга кәгазь паспортларны тулысынча алмаштырып бетерәчәкләр", - дигән Акимов. 

Россия паспорты ил гражданнарына 14 яшьтән бирелә башлый. Аны 20 һәм 45 яшьтә алыштыралар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар