news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күгәргән кадакка басып аяксыз калган актриса вафат

Тамара Дегтярева коляскада утырган килеш "Современник" театрында спектакльләрдә катнашкан.

news_top
Күгәргән кадакка басып аяксыз калган актриса вафат
"Современник" театрында уйнаган Россиянең халык артисты Тамара Дегтярева 75 нче яшендә вафат булды. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

  • Тамара Дегтярева "Вечный зов", "Удивительные приключения Дениса Кораблева", "Свет в окне", "Расписание на послезавтра", "Голая пионерка", "Гадина", "Пигмалион", "Три товарища", "Бесы", "Двенадцатая ночь", "Любовь и голуби", "Крутой маршрут", "Не стреляйте в белых лебедей" фильмнарындагы һәм спектакльләрендәге рольләре белән билгеле.

Танылган артист Сергей Гармаш Дегтяреваның катлаулы тормышы турында сөйләгән. "Аяксыз калгач та, ул театрда уйнады әле", - дигән. 

Станислав Садальский социаль челтәрләрдә Дегтяреваның ничек аяксыз калуын язып калдырган. Ул берничә ел элек күгәргән кадакка баскан булган. Табибларга вакытында мөрәҗәгать итмәгән. Аякта гангрена башланган, шулай итеп актрисаның аягын кискәннәр. Тамара Дегтярева коляскада утырган килеш спектакльләрдә катнашкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар