Күгәрчен районындагы бер авылда өйләр, каралты-куралар яна
Авыл халкы янгын сүндерешә.
Башкортстанның Күгәрчен районындагы Березовая роща авылында алты корылма яна. Бу турыда «Күгәрчен хәбәрләре» яза.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ике йорт януы турында сөйли, калганнары каралты-куралар диелә.
«Янгын тәмәке төпчегеннән башланган дип фаразлыйлар», — ди биредә яшәүчеләр.
Янгынны коткаручылар, авыл халкы сүндерешә, диелә бу хәбәрдә.
Башкортстанда янгын куркынычы сәбәпле, Гәле авылында яшәүчеләрне эвакуациялиләр, дип хәбәр итте «Татар-информ».