news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күгәрчен районында өйдә газ конфоркасына уенчык тыккан бала коточкыч дәрәҗәдә пешкән

Биш балалы гаиләдә әтисе дә, әнисе өйдә булганда, фаҗига килеп чыга.

news_top
Күгәрчен районында өйдә газ конфоркасына уенчык тыккан бала коточкыч дәрәҗәдә пешкән
https://pixabay.com

28 мартта Башкортстанның Күгәрчен районында ут белән саксызлык аркасында дүрт яшьлек малай пешкән. Бу турыда Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Тәне пешкән бала хәзер хастаханәнең реанимация бүлегендә ята, аның хәле бик катлаулы дип бәяләнә.

Әти-әнисе сүзләренчә, ашарга пешергән вакытта бала газ конфоркасына уенчык тыгып куя. Бу вакытта әтисе дә, әнисе дә өйдә була.

Баланың тәненең бик күп өлеше пешүе билгеле, диелә хәбәрдә.

Гадәттә тыш хәлләр министрлыгы аңлатканча, әлеге күп балалы гаиләнең биш баласы бар. Иң кече балалары имгәнгән. Хәзер тикшерү эшләре бала, фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

«2021 елда республика территориясендә янгында өч бала һәлак булды. Балалар үлеменә китерә торган янгыннарның бер сәбәбе — аларның ут белән шаяруы. Кагыйдә буларак, бу очраклар өлкәннәр балаларын карамаудан килеп чыга», — дигәннәр Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар