Күгәрчен районында сигез балалы гаиләнең йорт-җире янып беткән
Янгын турында хәбәр итә торган җайланма тавышын ишеткәч, кыз бала нәни энесен алып, өйдән чыгып китә.
Башкортстанның Күгәрчен районында күп балалы гаилә яши торган йорт янган. Балалар янгын турында хәбәр итә торган җайланма тавышын ишетеп, исән калган. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы Башкортстан буенча Гадәттән твш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.
Фаҗига 25 сентябрьдә көндез Мерәүшле авылында була. Агач йорт һәм верандагы зыян килә.
Ведомство белешмәсе буенча, бу йортта сигез балалы гаилә яши. Өйдә янгын турында хәбәр итә торган җайланма куелган. Янгын чыкканда, өйдә ике бала була. Кыз бала тавыш ишетә һәм нәни энесен алып, өйдән чыгып китә.
Янгында зыян күрүче кешеләр юк.
Хәзер бу гаилә Йомагуҗа авылында муниөипаль торакка күченгән, диелә хәбәрдә.