news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күгәрчен районында мичкә яккан чакта ике бала пешкән

Ике малай мунча миче янында янучан сыеклык белән шаярган.

news_top
Күгәрчен районында мичкә яккан чакта ике бала пешкән
https://pixabay.com

Башкортстанның Күгәрчен районында ике баланың тәне пешкән. Аларны хастаханәгә салганнар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

15 яшьлек үсмер һәм биш яшьлек малай мунча миченә ягарга җыена. Алар ут яга торган сыеклык белән уйнаша башлый. 

«Балалар кызыксынучан бит, фантазияләре дә яхшы. Әгәр күңелсез булса, шаяру өчен ни дә булса уйлап табалар. Балаларның уеннары арасында шырпы шактый алдынгы урында тора. Мондый шаяруларның фаҗигале нәтиҗәләре белән коткаручылар шактый еш очраша», — дип сөйләгәннәр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.

Бәхетсезлек очрагы килеп чыкмасын өчен, түбәндәгеләрне истә тотыгыз:

  • үзегез юкта балаларга шырпы һәм шәм тотарга рөхсәт итмәгез
  • нәни балаларны эшли торган электр җиһазлары, камин, мич янында калдырмагыз
  • шырпы, зажигалканы үзегез сатып алагыз
  • үзегез дә дөрес булмаган гамәлләр башкармагыз
  • гадәттән тыш хәлләр хезмәтләренең телефон номерларын үзегез дә белегез, балаларга да яттан өйрәтегез
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар