Кәҗә гөмбәсе җыючылар: «Майның беренче көннәрендә урманнан кайтмыйбыз»
Гөмбәне җыярга да, ашарга да яратам. Гөреҗдә, ак гөмбә, опята, дуңгыз гөмбәсе – һәркайсының җыю вакытын, урынын, пешерү тәртибен өйрәнеп бетердем. Ләкин бу исемлектә сморчок, ягъни кәҗә гөмбәсе аерым урын алып тора. Бердәнбер, көтеп алган язгы гөмбә бит ул!
Кәҗә гөмбәсен Әлмәт якларындагы катнаш урманнардан җыябыз. Берничә гөмбә тапкач, утырып, башта туйганчы исним шуларны. Гөмбә исе генә түгел, яз исе дә бит ул. Озын кыштан соң беренче мәртәбә урманга бару, күкрәк тутырып урман һавасы сулау, кошлар сайравын тыңлау, беренче урман чәчәкләреннән бәйләм ясау, юл буена кызынырга чыгып утырган байбакларны сәламләү — болар барысы да кәҗә гөмбәсе җыюның тәмле мизгелләре. Шушы чакның рәхәтен тоеп алганга, майның беренче көннәрендә ирем белән урманнан кайтып кермибез. Апрель азагында яңгырлар явып, аннан ялтырап кояш чыгуны да тәрәзәгә карап, дүрт күз белән көтәбез. Чөнки гөмбәгә башта яңгыр, аннан кояш кирәк — шунсыз мул уңыш җыям димә.
Урманга — җан тынычлыгы эзләп
Хәер, гөмбә бармы, юкмы — барып, күреп кайту шарт. Инде быелгы кебек гөмбә елы да туры килсә, атна буе талпан чүплисе булачак дигән сүз.
Талпан дигәннән, күпләр урман бетеннән куркып (ул, чынлап та, яз айларында аеруча усал), урман тирәсенә аяк та атламый. «Шул кечкенә бөҗәктән куркып, ничек өйдә түзеп утырырга кирәк?» — дип шаккатам андыйларга. Аннан котылуның тәртибе бик гади: урманнан кайтуга өс-башыңны алыштырасың, киемеңнең тышкы һәм эчке ягын җентекләп карап чыгасың да җилләргә элеп куясың. Гадәттә, ике сәгать урманда йөргәннән соң һәркайсыбызга 3-4 талпан ияреп кайта. Ләкин аңа тәнгә кадалырга ирек биреп тору юк инде, чүплисең дә ыргытасың…
Аның каравы, урманда йөрүнең эчке дөньяга тәэсире әйтеп бетергесез. Баш ял итә, кирәкле-кирәкмәс уйлар тарала, җан тынычлана, кәеф күтәрелә. Шәһәрдә кеше бу кадәр нәтиҗәгә ирешү өчен фәлән төрле тренингка, психологларга йөри, әллә нинди тузга язмаган марафоннарда катнаша. Гап-гади җан тынычлыгын табу өчен дистәләрчә мең акчасын да кызганмый. Һәм күп очракта түгәрәк кенә суммасын шарлатаннар кесәсенә илтеп сала, анда ишетелгән киңәшләр бер колактан кереп, икенчесеннән чыга тора. Югыйсә, кәрзин тотып урманнан гына әйләнәсе, табигатькә генә якынаясы да бит.
Ялган төре булмый
Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, максатым — укучыларны кәҗә гөмбәсе белән таныштыру иде. Башка гөмбәләр белән чагыштырганда, бу гөмбәне җыю — иң җиңеле. Беренчедән, аны ялганга һәм чынга аерып утырасы юк. Сморчокның икенче бер төре — строчок дигәне генә була. Анысы безнең катнаш урманнарда сирәгрәк очрый, ул күпкә зуррак, ачыграк төстә. Строчок та ашарга яраклы гөмбә санала, ләкин тәм ягыннан сморчоктан калыша.
Кәҗә гөмбәсе җыюның икенче уңай ягы — аны эзләп интегәсе, таяк белән җир сөрәсе юк. Урманны яшел үлән дә басып өлгермәгән әле — җыерчыклы гөмбә әллә каян күзгә ташлана.
Ничек ашыйсы?
Кәҗә гөмбәсен кайбер чыганаклар яхшылап пешерергә, хәтта берәр сәгать кайнатырга киңәш итәләр. Тик халык ул кадәр кыланмый инде, ни дисәң дә, кәҗә гөмбәсе ашарга яраклы санала. Без аны 15 минутлап кайнатып алабыз да, пакетларга бүлгәләп, туңдыргычка озатабыз. Танышларым арасында бу гөмбәне бөтенләй пешермичә, туңдыргычта саклаучылар да бар. Соңыннан үз согында пешереп ашыйлар, алай хуш исе, тәме ныграк саклана дип мактыйлар. Тик бу очракта бер кимчелеге бар — пешермичә саклаганда гөмбә күп урынны ала.
Кәҗә гөмбәсен ничек ашыйлар? Кыздырып, пешереп, киптереп ашарга мөмкин — җаның ничек тели. Мин беренче тапкыр җыеп кайтуга табада гөмбә белән суганны кыздырып алып, аннан өстенә йомырка туглап салам. Бу майлы гөмбәне шулай ашаудан да тәмлесе юк! Бәрәңге, токмач, карабодай, дөге янына кыздырып салырга мөмкин, мичтә каймак эчендә пешергәч тә телеңне йотарлык була. Соуслар ясарга да бер дигән ул. Пицца һәм пироглар өчен дә кәҗә гөмбәсе ярап куя. Менә ашка салырга киңәш итмиләр — хуш исе югала. Аннары, тозлау һәм маринадлау өчен бармый ул, анысы өчен башка гөмбәләрнең чираты җиткәнен көтәбез.
«Икебезгә өч чиләк гөмбә җыйдык»
Резидә Абдуллина, Мөслим:
— Бер атна элек әти белән икебезгә өч чиләк ярым кәҗә гөмбәсе җыеп кайттык. Әтием гөмбәче минем. Кирәкме-юкмы, гөмбәгә йөри ул. Гөмбә җыюдан рәхәтлек ала. Мин дә хәзер әтигә ияреп йөри башладым. Мөслим тирәсендәге авыл әрәмәләреннән җыябыз, урыннарын беләбез. Саткан юк, үзебезгә кышка әзерлибез. Бер кат тозлы суда пешереп алабыз да туңдыргычка куябыз. Җирән гөмбә, рядовка, гөреҗдә, опята — аларын тозлыйбыз.
Кәҗә гөмбәсе язның билгеле бер көнендә чыга дип әйтмәс идем. Ул иртә язда, апрельдә дә булырга мөмкин. Иң мөһиме — көннең җылы булуы, яңгырлар явып үтүе кирәк. Дымлырак җирдә үсә, һава торышыннан тора.
«Төшемдә гөмбә җыйдым»
Җырчы Азат Абитов та бу көннәрдә кәҗә гөмбәсе белән сыйланган. «Бүген төш күреп уяндым. Төшемдә гөмбә җыйдым. Уянгач, Гөлсирингә сөйләдем, ә обедтан соң абыйсы килеп, гөмбәгә чакырды. Шулай итеп, төшем чынга ашты», — дип язган Азат үзенең инстаграмына. Өч чиләк гөмбә янында төшкән фотосын да куйган.
Җырчының уңышы инстачыларны да битараф калдырмаган, фото астына йөзгә якын комментарий язганнар. Әлбәттә, бу кадәр гөмбәне каян җыюы белән кызыксынучылар бар. Азат гөмбәлекнең Мамадыш якларында икәнен әйткән, туган ягы — Чувашстанга кайткач та җыясы булыр, дип өстәгән. «Бик тәмле гөмбә бу. Талпан да эләктермәдек», — дигән җырчы.
Азат Абитовның үзе белән дә элемтәгә кердем. Кәҗә гөмбәсен ничек эшкәртүләре белән кызыксындым.
Гөмбә эшкәртүнең бер нәрсәсе юк аның - хатынга гына бирәсе, үзе пешереп куя, - диде Азат, шаярып. - Кәҗә гөмбәсе бик сусыл, кәстрүл төбенә әз генә су салсаң да җитә. Гөмбәнең суы чыга һәм аны үз согында кайнатып аласың. Аннары, суган белән кыздырырга була, өстенә йомырка, каймак салсаң тәмле. Бәрәңге белән ашарга да әйбәт.
Гөмбәгә еш йөрисезме, Азат? - дип төпчендем.
Үзебезне гөмбәчеләр рәтенә кертә алмыйм. Узган ел Гөлсирин белән бер мәртәбә гөреҗдә җыйган идек, бу юлы кәҗә гөмбәсенә өч көн рәттән бардык. Икебезгә берничә чиләк җыйдык. Сораша торгач, сморчкиның безнең туган якларда, күрше авылларда да үсүен әйттеләр. Хәзер инде сезоны үтеп бара, гөмбә кибә.
- Кәҗә гөмбәсе сатуда бармы икән дип, Казан базарларын айкап чыктым. Ни гаҗәп, бер гөмбәче дә очрамады. Аның каравы, «Авито» сайты аша гөмбә сатучыларны табарга мөмкин. Тик алары да Татарстан районнарында түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә, күбрәк Мәскәү тирәсендә булып чыкты. Бәяләре — килосы 200 сумнан башлап, дүртәр мең сумга кадәр.