Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күңелле, ярдәмчел иде»: Башкортстанда авариядә өч кеше үлгән, биш кеше имгәнгән

Имгәнүчеләр арасында 11 һәм 14 яшьлек ике бала бар.

news_top_970_100
«Күңелле, ярдәмчел иде»: Башкортстанда авариядә өч кеше үлгән, биш кеше имгәнгән
Башкорстан буенча ЮХИДИ

Башкортстанның Әбҗәлил районында Skoda Fabia һәм ЗАЗ Chance машиналары бәрелешкән. Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, авариядә өч кеше үлгән, тагын дүрт кешене ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә озатканнар. Алар арасында 11 яшьлек бала да бар. Тагын бер 14 яшьлек малай имгәнгән, аны узып баручы машина хастаханәгә илткән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

«21 декабрьдә 18.30 сәгатьтә Әскәр-Аэропорт юлының 7нче километрында Skoda Fabia машинасы каршыга килә торган ЗАЗ Chance белән бәрелешә. Авариядә ЗАЗ машинасының 21 яшьлек йөртүчесе, аның 27 яшьлек пассажиры, Skoda машинасындагы 53 яшьлек хатын-кыз пассажир һәлак булды. Skoda йөртүчесе, аның ике пассажиры, ЗАЗ машинасыннан ике пассажир табибларга мөрәҗәгать итте. Тикшерү эшләре башланды», дип хәбәр ителә Башкорстан буенча баш автоинспектор Динар Гыйльметдинов сайтында.

Авариядә һәлак булучылар арасында 21 яшьлек Айгиз дә бар (исеме үзгәртелгән). Бу турыда ГорОбзор.ру сайты хәбәр итте.

Егетнең әнисе сүзләренчә, Айгиз дусты белән бергә Магнитогорск металлургия заводына эшкә бара. Егет гаиләдә олы бала, алар өч туган. Айгиз туганнарына акчалата ярдәм итеп торган. Туганнары аның шат күңелле егет дип искә ала.

«Күңелле, яхшы егет, һәрвакыт ярдәм итә иде. Шаян, бик акыллы, шигырьләрне берничә укыганнан соң, яттан белә иде. Аның булмавына ышанып булмый», — дип сыйныфташы Алинә.«Бик яхшы иде, ярдәм итте, тормышны яратты. Дүрт көн элек кенә күргән идем. Сөйләштек. Авызы колагына кадәр елмайган иде. Кызганыч», — ди Зәлия.

Егетне иртәгә җирлиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100