Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күңелле әлифба» видеопроектының дүртенче сериясе дөнья күрде

Декабрьдә «Салават күпере» редакциясе «Күңелле әлифба» проектын башлап җибәрде. “А” хәрефенә багышланган беренче сериясе 10 декабрьдә YouTube каналында тамашачыга тәкъдим ителгән иде. 30 декабрьдә дүртенче сериясе дөнья күрде. Бу юлы театр актеры Алмаз Гәрәев кызы Зөбәйдә белән “В” хәрефен эзләделәр.

news_top_970_100
«Күңелле әлифба» видеопроектының дүртенче сериясе дөнья күрде
Видеодан скриншот

Видеода әти белән кыз бергәләп әлифбаның «В» хәрефен өйрәнәләр. Сюжет буенча, хәреф качкан. Аны табарга кирәк. Ул якын-тирәдә генә күренми, вагонга утырып киткән булуы ихтимал.

Хәрефне трубкага төрелгән журнал эченнән дә карадылар. Әти белән кыз бергәләп камыр да изде, аннан да чыкмады. Банан рәсеме ясарга утыргач, үзеннән-үзе хәреф кәгазьгә төшерелде. Шул ук вакытта хәреф вагонга утырып кайтып та керде. Геройлар «В» хәрефенә башланган сүзләрне барладылар. Зөбәйдә тавык сүзен дә әйтте. Әтисе аны мактады, тавыкта да «В» хәрефенең барлыгын әйтте.

«Әлифбада 39 хәреф булганлыктан, проектыбыз да 39 тапшырудан торыр дип уйлыйм. Һәр хәреф анимацияләнгән, ул сөйләшә һәм хәрәкәтләнә. Шулай итеп, әти белән кыз һәр хәреф белән сөйләшеп, танышып чыгачак», — дип таныштырган иде «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова проектны башлап җибәргәндә.

Зөбәйдә — «Күңелле әлифба» проектының төп герое. Нибары дүрт яшь булуга карамастан, аның сөйләме камил, төрле эмоцияләрне күрсәтә белә. Зөбәйдә белемгә, яңа маҗараларга омтыла. Проектта ул һәр хәрефне үзе эзләп табарга тиеш була.

«Күңелле әлифба» Tatmedia junior проекты кысаларында Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100