Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Күңелгә ятышлы түгел, бер урында биеп торасыз": Алсу һәм Азат Фазлыевларның яңа клибын утка тоталар

"Болай тиз генә уйлап, клип төшергән юк иде", дип яза җырчы Алсу Фазлыева инстаграмда.

news_top_970_100
"Күңелгә ятышлы түгел, бер урында биеп торасыз": Алсу һәм Азат Фазлыевларның яңа клибын утка тоталар
"Таң гына" җырының көен Гузәлия, сүзләрен Гөлфия Шакирова язган. 

"Болай тиз генә уйлап, клип төшергән юк иде. Нинди тизлек белән чыгып киткәнне хәтерләмибез. Ләкин бу клипны төшеру - пазлларның тезелуе кебек килеп чыкты", - ди Алсу.

Алсу сүзләре буенча, алар соңгы арада бу дөньяда бернәрсәнең дә юкка булмавына, hәркемнең уз сукмагы барына ныграк төшенә башлаган. Җырчы клипны төшерергә ярдәм итүчеләрнең барысын да санап чыгып, рәхмәт тә әйткән.

"Бу клип купләрнең ностальгиясен уятыр, кемнәргәдер шул матур җиргә барасы килу теләген уятыр. Без тырыштык. Хәзер, хөрмәтле тамашачылар, сезнең хөкемгә клипны тәкъдим итәбез. Рәхәтләнеп карагыз", - дип яза җырчы.



Инстачыларның күбесе клипны ошаткан. Мактау сүзләре дә язганнар. "Бик матур клип", дип әйтеп калдырганнар.

Комментарийлардагы сорауга җавап итеп, Алсу үзе клипның Каппадокия - Төркиядә төшерлегәнлеген әйткән. "Менә бу юлы сюжетсыз клип төшердек, шушы матур урынны тарихка кертәсе килде", - ди Алсу.

Әлбәттә инде, бөтен нәрсә бөтен кешегә дә бердәй тәэсир итми. Тискәре комментарий калдыручылар да табылган.

"Бу клип күңелгә ятышлы, кызыклы түгел. Төркия икәне сизелми дә. Үзегез дә бер урында биеп кенә торасыз, интересный алымнар юк", дип тәнкыйтьләгәннәр.

Клипны тулсынча карау өчен Алсу youtube каналына сылтама куйган.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Таң сызылып килгәндә, ТАҢ ГЫНА... (Гузәлия музыкасы, Гөлфия Шакирова суз) җырын тәкьдим итәсебез килә, кадерле тамашачыларыбыз!) Болай тиз генә уйлап, клип төшергән юк иде, дөресрәге -иҗатташ дустыбыз @almazinde идея бирде дә, озакка сузмаска булдык! Нинди тизлек белән чыгып киткәнне хәтерләмибез, ләкин Бу клипны төшеру- пазлларның тезелуе кебек килеп чыкты! Соңгы арада бу дөньяда бернәрсәнең дә юкка булмавын, hәркемнең уз сукмагы барын ныграк төшенә башладык( бу турыда соңрак бер язырбыз, бәлки... Мисаллары бик куп, ярый..,. Тссс) Бу клипны төшергәнче, шундый матур, безнең hәм тамашачыларның куңеленә яткан җырны иҗат итуче авторлар: талантлы Мәскәу кызы -яраткан @guzelyi hәм минуты-секундында сиңа килешле итеп язып бируче @gulfiyashakirofa зур рәхмәт . бөтенләй башка стильдә,жанрда аранжировка ясаучы иҗатташ дустыбыз @adelkhamzinstudio , тавыш яздырганда дөрес юнәлеш, алтын киңәшләрен бируче , бергә иҗат итуче дустыбыз @maratmuhin мең рәхмәт! Отельгә килеп төшугә, Аллаh безгә махсус җибәргән кебек булды) визажист @gabdullina_alina001 каршыга килеп чыкты, махсус теләсәң дә болай булып чыкмас иде. Рәхмәт аңа- профессионал-профессионал инде! Ә инде рәхмәтләрнең иң олысы- безне тыңлап, дөнья читенә барырга риза булган, Казанның иң яхшы видеографларның берсе @almazgimadiev hәм аның командасына зур рәхмәт! Ничек бару турында узеннән сорарсыз- (әле болай булганы булмаган,анысы узе бер зууур пост), ләкин безнең куңелгә хуш килгәнчә төшерде, көнчыгышның бөтен матурлыгын курсәтергә тырышты! Бик тырыш - зрә генә иң яхшы туйларга- иң яхшы видеографны сайламыйлар икән! Зур рәхмәт яусын!!!! Бу клип купләрнең настольгиясен уятыр, кемнәргәдер шул матур җиргә барасы килу теләген уятыр. Без тырыштык, хәзер , хөрмәтле тамашачылар, сезнең хөкемгә клипны тәкьдим итәбез. Рәхәтләнеп карагыз: https://www.youtube.com/watch?v=7NTiRF_3HeQ&feature=youtu.be  сезне яратып, Алсу-Азат Фазлыевлар!) #алсуазатфазлыевлар #таңгына #яңаклип #новыйклип

Публикация от Алсу Фазлыева (@alsufazlyeva)





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100