Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күңел рәнҗеше төшкәндер...

«Илгизәрнең баласы булмады. Минем каргышым төшкән дип уйлыйдыр. Әмма мин каргамадым, аңа начарлык, бәхетсезлек теләмәдем», — дип уйланды Нәфисә.

news_top_970_100

Илгизәр педагогика көллиятен тәмамлап, күрше авылга физкультура укытучысы булып эшкә кайтты. Беренче дәрестә үк күзе 11 сыйныфта укучы кап-кара озын толымлы, түгәрәк йөзле Нәфисәгә төште. Әмма яшь укытучы хисләрен йөгәнләргә тырышты, эшкә урнашуга үз укучыңа мәхәббәт аңлату ярамас, дип уйлады ул.

Әмма Нәфисә укый торган чыгарылыш сыйныфта дәрес булганда ирексездән күзләре кызга төбәлде. Нәфисә аның игътибарыннан оялып, кызарды.

Бер ел шулай күзгә-күз карашып узып та китте. Нәфисә мәктәпне тәмамлады, икътисадчы булырга укырга керде. Җәй укытучы абый белән элеккеге укучысы очраша башладылар. Көзен Илгизәр авыл мәктәбендә эшләвен дәвам итте, ә Нәфисә шәһәргә укырга китте. Илгизәр җаен табып, атна уртасында да шәһәргә Нәфисәсен күрергә барып кайта иде.

Яшьләрнең мәхәббәт еллары бер-бер артлы узды. Нәфисә укуын тәмамлагач та өйләнешербез дип уйлап йөргән парның арасына егетнең туганнары керде. Илгизәрнең туганнары ул сайлаган кызны кабул итмәүләрен сиздерәләр иде. Бу хакта аның үзенә дә гел әйтеп килделәр, имеш, «хәллерәк гаиләне карарга кирәк». Илгизәрнең туганнары үзләре охшаткан гаиләдән кыз да «сайлап куйган» иде.

Нәфисә белән очрашып йөрүләренә дүрт ел булды дигәндә, Илгизәр чынлап уйлана башлады. Чираттагы юк кына үпкәләшүне сәбәп итеп, егет кызга араларны өзәргә тәкъдим итте.

«Китәргә уйлагансың икән, китәрсең, тик Айгөл янына гына китмә. Миңа тагын да авыррак булачак. Дүрт ел буенча әллә ничә альбомга тупланган бергә төшкән фотоларны нишләтим?» — диде шул кичтә Нәфисә.

«Ягарсың, ертырсың», — диде коры гына Илгизәр. Бу аның ягымлы сөеклесе түгел иде… Ничек шулай хиссез булып кылана ала?!

Нәфисә беренче мәхәббәте белән аерылышуны бик авыр кичерде. Кыз аны күрмәс өчен авылга да кайтмады. Дүрт ел очрашкан, ярата дип уйлаган егете шулай коры гына араларны өзде. Нәфисә егетенә туганнары басым ясавын һәм аның балачак дусты Айгөл янына барачагын сизде. Ике якын кешесенең хыянәтен кичерү бик авыр иде. Нәфисәнең үрсәләнеп елавын тулай торак стеналары айлар буе тыңлады.

Илгизәр белән Айгөл озак та очрашмыйча гаилә корды. Әмма тулы бәхетләре өчен балалары булмады.

Илгизәр белән аерылышуга биш ел узгач Нәфисә дә кияүгә чыкты. Аның бәхетен тулыландырып, ике кызы туды. Әмма Нәфисә Илгизәрнең баласы булмаганга гел үзен гаепле тойды.

«Минем каргышым төшкән дип уйлыйдыр. Әмма мин каргамадым, аңарга начарлык, бәхетсезлек теләмәдем», — дип уйлана ул.

Син бәхетсезлек теләмәгәнсеңдер, Нәфисә! Күңел рәнҗеше төшкәндер, син гарьләнеп түккән күз яшьләре кая китсен?!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100