Күңел байлыгы
Аның яныннан узганда кайбер кешеләр ирексездән аңа карап китә, чөнки бу кешедә ниндидер үзенчәлек бар иде. Карап торышка гап-гади сукбай, кызганыч, андыйлар шәһәрдә адым саен, әмма тышкы кыяфәтендә ниндидер үзенчәлек, үзенә тартып тора торган сөйкемле сөяге бар иде аның.
Зәркән кибете янында бирчәйгән кулларын сузып, бер карт хәер сорашып утыра. Бүген көн бер дә рәхәт түгел әле, салкын җиле үзәккә үтә торган, шунлыктан кулын сузып озак утыра алмады Хәйдәр, учларын кесәсенә яшерде. Ә үзенең алдына җиргә кепкасын салып куйды. Узып баручылар шунда вак тиеннәр дә, кәгазь акчалар да салып китә иде.
«Бүген төнлә салкын булыр, мөгаен. Вокзалда урын гына таба алсам ярар иде, әле полиция куып чыгармаса», — дип уйланып куйды карт ир.
Аның яныннан узганда кайбер кешеләр ирексездән аңа карап китә, чөнки бу кешедә ниндидер үзенчәлек бар иде. Карап торышка гап-гади сукбай, кызганыч, андыйлар шәһәрдә адым саен, әмма тышкы кыяфәтендә ниндидер үзенчәлек, үзенә тартып тора торган сөйкемле сөяге бар иде аның. Ә бәлки узып баручыларның кайберсе аны таныйдыр да, ә бит бу кешене элек күпләп белә иде…
Хәйдәргә 75 яшь иде. Безнең заман өчен әле бу яшьтәге кешене карт дип әйтеп булмый, әмма соңгы елларда аның башыннан әллә ниләр кичте һәм бу аны бик тиз картайтты. Хәзер ул уйга чумып аяк астына караган да, элек тормышында бар нәрсәнең дә башка булуын исенә төшереп утыра иде. Элек ул таушалып беткән алама кием дә киеп йөрми иде шул, ә шикәр кебек шыгырдап торган ап-ак халаттан иде. Матур кабинетта затлы урындыкта утырды, шәһәр хастаханәсендә хирург булып эшли иде. Әмма хәзер бар да башкача…
Хәйдәр кулын сузып зәркән кибете каршында утыра. Ә артындагы пыяла витринада ялтырап торган затлы, кыйммәтле бизәнгечләр күренә һәм бу күренеш аның кыяфәте белән бер дә туры килми иде.
«Әй, бу аламаларыңны ал да ычкын моннан!» — дип бер ир-атның кычкырганын ишетте ул.
Хәйдәр уйларыннан айнып китте дә, үзенә кычкырган кешегә күтәрелеп карады. Аның каршында затлы костюм кигән, 35 яшьләр чамасындагы яшь ир-ат басып тора. Кыйммәтле күзлек кигән, сәгать таккан, бөтен килеш-килбәтеннән затлылык бөркелеп тора. Тротуар янында шундый ук бик кыйммәтле, затлы машинасы тора. Бу машина бәясенә берничә фатир алырга була, ә фатир турында сукбай Хәйдәр шундый хыяллана иде…
«Бар, әнә, метрога төшеп утыр, минем кибет янында эзең дә булмасын, бөтен кешене куркытып утырасың!» — дип дорфа гына кабатлады зәркән кибете хуҗасы һәм Хәйдәрнең җирдә яткан кепкасын тибеп очырды.
Кепка бер читкә очып төште, ә аның эчендәге тиен акчалар тротуарга коелды. Якыннан гына яшүсмерләр узып бара иде, күрәсең, аларга бу күренеш бик мәзәк тоелгандыр, алар кычкырып көлеп җибәрде. Хәйдәр берни дәшми генә урындыгыннан торды да, каршындагы миллионерга карады, карт кешенең аның белән бәхәсләшеп торырга көче дә, теләге дә юк иде.
«Күпме әйтергә була, олак моннан дип. Хәзер бер клиент киләчәк, ул монда әллә нинди бетле бомжларны күрергә тиеш түгел!» — дип Хәйдәрне куды ул.
«Менә бит, тыштан бик бай, затлы күренсә дә, күңеле шулкадәр ярлы булыр икән», — дип уйлады Хәйдәр.
Кибет янында торган сакчы да картның хәлен аңлаган кебек:
«Бабай, ачуланма инде, кит моннан. Кибеткә килгән байлар сиңа күп акча бирер дип уйласаң, ялгышасың. Байлар гадәттә бик саран була. Бар, лутчы берәр гади кибет янына барып утыр. Хуҗаның нинди икәнен күреп торасың бит», — диде сакчы гаепле тавыш белән.
«Күрәм. Ничек күрмисең инде…» — дип үзалдына мыгырданды да Хәйдәр, урындыгын, булган әйберләрен култык астына кыстырып, урам буйлап атлап китте.
Бер мизгелдән соң зәркән кибете янына тагын бер кыйммәтле машина килеп туктады, аннан купшы тун кигән хатын-кыз чыкты да кибеткә кереп китте. Урамга аның затлы хушбуй исе таралып калды.
Хәйдәр картның күңелендә бушлык иде. Соңгы елларда ул шулкадәр күпне күрде, хәтта үзен бөтен җирдән куганнарына да исе китми инде. Бигрәк тә тышкы кыяфәте кибетнең, урамның яки паркның матурлыгын бозса…
Әмма бөтен кеше дә бу кибет хуҗасы кебек каты бәгырьле түгел. Хәйдәр карт игелекне дә еш күрде. Мәчет каршында утырганда аңа кием-салым да, ризык та биргәлиләр иде. Сукбайларга ярдәм итә торган ашыгыч ярдәм дә килеп тора, шуңа күрә карт яхшы кешеләр барлыгына, әле дөньяда изгелек бетмәгәнгә дә ышана иде.
Ул көнне Хәйдәр соңга кадәр диярлек урамда йөрде, төн уртасы җитеп килгәндә тимер юл вокзалына китте, монда аның кебек йорт-җирсез калган бичаралар еш җыела иде.
Хәзер ноябрь ахыры иде, төнлә салкын, шуңа күрә вокзалларга һәм подвалларга сукбайлар күбрәк кереп тула. Ә бүген аеруча салкын. Төнлә кырау төшәр, ахры. Хәйдәр вокзалдагы пластик урындыкка барып утырды, әйбер-караларын тутырган сумкасын үзенә таба тартты һәм өстендәге курткасына ныграк төренде. Ул инде чит-ят тавышларны күптән сизми иде, килгән һәм киткән поездларны кычкырып игълан итүләре дә, кешеләрнең кычкырып сөйләшүе дә аңа комачауламый, шундый шау-шу арасында да ул тыныч йокларга өйрәнде.
Элек Хәйдәр урамда сукбай кешеләрне күргәч, кайтыр өең булмау шундый куркынычтыр ул дип уйлый иде. Барыр җирең булмау башка сыймый. Эштән чыгасың, ә синең барыр җирең юк…
Кеше ничек өйсез яши алсын? Ял итәр өчен кая ятарга? Ашар өчен кая утырырга? Әйберләреңне кайда сакларга? Ә кышын ничек яшәргә?
Юк, юк, юк, болай булырга тиеш түгел бит! Кешенең өе булмау бөтенләй дөрес хәл түгел. Үзе дә шундый көнгә калыр дип башына да китереп карамый иде ул.
Элек Хәйдәр өч бүлмәле яхшы фатирда яшәде, хатыны, улы бар иде. Бәхет өчен тагын нәрсә кирәк?
Хатыны ун ел элек вафат булды, шул мизгелдән башлап тормышының асты-өскә килде. Яраткан хатынының үлеме аның өчен бик зур тетрәнү булды, Хәйдәрне инсульт аяктан екты, ул параличланды. Бәхеткә, бу хастаханәдә, үзенең кабинетында булды, шуңа күрә тиешле ярдәм тиз арада күрсәтелде, аңа сәламәтлеген кире кайтару өчен мөмкин булганның барын да эшләделәр. Хәйдәрнең хәле бераз җиңеләйде, параличы бетте, әмма сәламәтлеген йөз процент кире кайтарып булмады, әлбәттә. Инсульттан соң кулы калтырана торган булып калды. Әгәр бу хәл гади кеше белән килеп чыккан булса, бу кеше тыныч кына, гадәттәгечә яши алыр иде, әмма хирург буларак бу аның һөнәри эшчәнлегенә нокта кую иде. Ул башка операцияләр ясый алмады, тиздән пенсиягә чыкты.
Һәм бары тик эшеннән киткәч, бөтен вакытын өйдә уздыра башлагач кына Хәйдәр гел эш белән мавыгып, улын кулдан ычкындырганын аңлады.
Улы Данияр дорфа, әрсез егет булып үскән иде, үз гомерендә бер генә көн дә эшләп карамаган, гомере буе әтисе акчасына яшәде. Хәйдәр азрак эшләргә, ә улы белән күбрәк шөгыльләнергә кирәк булганын аңлады. Әмма терсәкне тешләп булмый, артык соң иде, Данияр да 40 яшьлек ир-ат инде, кыйнап та, үгетләп тә акылга утырта торган түгел. Хирургның пенсиядәге тормышы тоташ мәхшәргә әверелде. Данияр гел әтисенең пенсиясен талады, өйгә шау-шулы компанияләр алып кайтты, инсульт кичергән, хәлсез, көчсез әтисенә тупас сүзләр генә әйтте…
Әмма берсендә Данияр каядыр юкка чыкты. Берничә көннән фатирны чит-ят кешеләр Даниярның ачкычы белән ачып керде һәм картны куып чыгара башладылар. Алар сөйләгәннән аңлашылганча, Хәйдәрнең улы фатирны уенда оттырган һәм ниндидер документка кул куйган булган, ә ул документ бу кешеләргә фатирга хуҗа булу хокукын бирә иде. Хәйдәрнең «Ә мин кайда яшәргә тиеш?» дигән соравына мошенниклар җавап бирә алмады. Полиция Даниярны тапмады, ә пенсионер фатирны кире үзенә кайтара алмады. Менә шулай Хәйдәр картайган көнендә сыңар әйберсез урамда калды. Менә биш ел инде ул сукбайлыкта яши.
Ләкин безнең көннәргә кайтыйк.
Икенче көнне иртән Хәйдәр туңудан калтыранып уянды. Төнлә кырау төшкән иде. Ир әйберләрен алды да, вокзалдан урамга чыкты. Сукбайның гадәти көне башланып китте. Хәер сорашыр өчен каядыр барып башны төртәсе иде. Һәм һәр көн шулай. Әмма Хәйдәр әле бүген тормышының баштан-аяк үзгәрәсен уйлап та карамый иде.
«Көне бигрәк матур бүген!» — дип сокланды ул тирә-якка карап.
Агачлар ап-ак бәс белән капланган, вокзалдан ерак түгел аккан инеш читенә юка гына боз каткан, аяк асты да бозлавык иде.
«Бигрәк тайгак икән, әкренрәк барырга кирәк, аяк сындырып ятарга язмасын», — дип уйлана-уйлана атлап китте карт.
Урамнан бик сак кына барды ул. Бу иртә ничектер башка төрле иде. Кичә зәркән кибете янында булган күңелсез хәлгә дә карамастан, Хәйдәр үзе дә аңлата алмаслык күтәренке рухта иде. Әйтерсең, менә-менә ниндидер хәл булырга тиеш. Ул кибеткә таба атлады. Капкалап алырга берәр нәрсә кирәк. Кичә ул бер меңгә якын акча җыйды.
Вокзал иңкүлектә урнашкан иде һәм кибеткә барыр өчен тротуар буйлап калкулыкка таба күтәрелергә кирәк. Тирә-якта кырмыска оясы кебек кешеләр кайнап тора, барысы да эшкә ашыга. Хәйдәр егылып китмәскә тырышып, сак кына тротуардан күтәрелде һәм шушы мизгелдә аның тормышын тулысынча үзгәрткән хәл булды. Көтмәгәндә юл ягыннан машина тормозы чыелдаган тавыш, ә соңыннан машина бәрелгән тавыш ишетелде.
«Авария!» — дип кычкырып җибәрде кешеләр һәм фаҗига урынына йөгерделәр.
Хәйдәр үз юлын дәвам итәргә уйлаган иде, әмма аны нәрсәдер туктатып калды.
«Бәлки, андагы кешеләргә ярдәм кирәктер», — дип уйлады ул һәм булдыра алганча ашыгып, авария урынына китте.
Карт кешеләр җыелып торганны күрде, ике машина бәрелешкән иде. Берсенә әллә ни зыян килмәгән, ә икенчесе түбәсенә әйләнеп капланган һәм изелеп-сытылып беткән. Икенчесе бик кыйммәтле чит ил автомобиле иде.
«Яңалыклардан да шәһәрдә авария бик күп дип сөйлиләр», — диеште җыелган халык.
Халык машиналарны камап алды һәм пассажирларга ярдәм итә башлады. Беренче машинадан йөртүче чыкты, ә теге изелеп беткән машинада хатын-кыз иде. Кешеләр көчкә-көчкә генә шофер ягының ишеген ачты, хатын-кызга чыгарга ярдәм иттеләр. Ул исән иде, әмма аягында көчкә басып тора.
«Ярдәм итегез! Арттагы утыргычта кызым бар!» — дип кычкырып җибәрде хатын-кыз.
«Скорая чакырырга кирәк!» — дип кычкыршты кешеләр дә.
Берничә ир-ат иномарка янына килеп, арткы урындыктан 10 яшьләр чамасындагы кызны чыгарды, ул канга баткан һәм аңсыз иде. Шул мизгелдә Хәйдәр үзендә гаҗәп адреналин тойды, элек хастаханәдә эшләгәндә шулай була иде.
«Китегез, мин табиб!» — дип кычкырды ул һәм әллә каян барлыкка килгән көче белән кеше арасыннан чыгып, кыз янына килде.
— Ул суламый, — диде Хәйдәр кызын җентекләп карап.
Кызның әнисе кычкырып елап җибәрде.
«Кызым, кызым! Ишетәсеңме мине?» — дип кычкырды ул, баласын кулына алырга теләде, әмма Хәйдәр аны этеп җибәрде.
«Комачауламагыз, мин табиб!» — дип кабатлады.
Бик җитез хәрәкәтләр белән кызның курткасын ычкындырды һәм ясалма сулыш бирә башлады, баланың йөрәгенә массаж ясады. Халык гаҗәпләнеп үзара: «Ниндидер бомж… Бәлки ул чыннан да беренче ярдәм күрсәтә беләдер», — диеште.
Әмма Хәйдәр бу минутта беркемне дә ишетми иде. Ул үз эшен белеп һәм төгәл башкара. Аның куллары әле барысын да хәтерли иде, әйтерсең ул кичә генә реанимациядә булган. Тирә-якта кешеләр ах-ух килеп кайнаша, баланың әнисе елаган тавыш ишетелә иде.
«Мәктәпкә алып бара идем… Бозлавыкта машинаны болгап алды», — дигән өзек-өзек тавышы ишетелә иде.
Кинәт кенә кыз тирән итеп сулыш алып җибәрде һәм аның йөрәге тибә башлады.
Һәм шул мизгелдә ашыгыч ярдәм машинасы тавышы ишетелде. Көтмәгәндә халык арасына тагын бер кеше килеп керде. Бу теге зәркән кибете хуҗасы — кибете яныннан Хәйдәр картны куып җибәргән ир-ат иде. Кыз янында тезләнеп торган һәм кул белән аның башын тоткан Хәйдәргә гаҗәпләнүдән шар булып ачылган күзләрен төбәде. Ашыгыч ярдәм табибы килеп чыкты.
«Хастаханәгә алып китегез, аның йөрәге туктаган иде! — дип югары тонда боерды Хәйдәр. — Сак булыгыз, аның сөякләре сынган булырга мөмкин. Носилка алып килегез», — диде.
Ә алга таба барысы да коточкыч тизлектә булды. Полиция, табиблар, дистәләгән кеше…
Табиблар кызны носилкага салып, ашыгыч ярдәм машинасына алып китте.
«Рәхмәт сезгә! Рәхмәт!» — дип кычкырды кызның әнисе.
Ул кызы янына ашыгыч ярдәм машинасына утырды, машина сиренасын кычкыртып кузгалып китте.
Хәйдәр арып, әмма үзенең табиб бурычын үтәүдән чиксез бәхетле булып, кешеләр агымын ерып чыкты, арбасын алды да әкрен генә күздән югалды. Ул үзен төштәге кебек хис итә иде. Әйе, бу бик куркыныч хәл булды, әмма ул бүген тагын табиб булды бит! Хәйдәр үзендә аңлатып булмаслык көч тойды, әйтерсең яшәреп китте.
Кичен карт табиб тагын вокзалга килде, йокларга дип пластик урындыкка җайлап кына утырды. Ләкин көтмәгәндә ниндидер шау-шу купты.
«Әнә ул!» — дип кычкырды кемдер.
Хәйдәр янына ике кеше килеп басты. Сукбай табиб каршында зәркән кибете хуҗасын, бүген коткарган кызның әнисен күрде.
«Аллага шөкер, без сезне таптык! — дип җиңел сулап куйды хатын-кыз. — Балабызны коткарган өчен бик зур рәхмәт сезгә! Әгәр сез баланың йөрәгенә массажны, ясалма сулышны вакытында ясамаган булсагыз, кызыбыз исән булмас иде инде!» — диде дә хатын, елап җибәрде.
«Сезгә ничек рәхмәт әйтергә дә белмим, — диде кибет хуҗасы Хәйдәрдән күзләрен яшереп. — Ул минем кызым иде… Ә бу хатын — минем хатыным. Мин сезне таныдым бит… Мин сезне кичә… күрдем…» — дип тотлыга-тотлыга әйтте.
«Сез танышмыни? — диде аның хатыны.
«Таныш», — дип теләмичә генә җавап бирде ир.
«Сезнең исемегез ничек соң?»
«Хәйдәр», — дип җавап бирде карт.
«Мин Артур. Хәйдәр абый, безгә сөйләшергә кирәк… Ләкин монда түгел…» — диде ир-ат.
Ә нәрсә турында сөйләшергә соң? — дип гаҗәпләнде карт. — Мин үз бурычымны гына үтәдем…
«Сез үз бурычыгызны гына үтәп калмадыгыз. Сез минем бердәнбер яраткан баламның гомерен коткардыгыз, — дип җитди генә әйтте Артур. — Әйдәгез, минем белән», — диде.
«Сезнең белән? Ә сез минем янда басып торырга оялмыйсызмы, җирәнмисезме соң?» — дип көлемсерәде Хәйдәр карт.
Артур кызарып чыкты.
«Оят түгел… Сезгә минем янда басып тору оят булырга тиеш… — диде миллионер. - Сез — кеше, ә мин башсыз, катлы бәгырьле акча корты гына… Булдыра алсагыз, кичерегез мине… Мин сезнең белән хайваннарча кыландым…» — диде ул.
Хәйдәр авыр сулады да, урындыктан торып басты.
«Ярар, һәркем ялгыша инде. Кая чакырган идегез мине?» — диде.
Артур картның сумкасын алды да, өчәүләп вокзалдан чыгып киттеләр.
Бу Хәйдәр картның соңгы тапкыр вокзалда төн кунуы булды. Шушы көннән башлап, аның тормышы 180 градуска үзгәрде. Хәйдәргә чиксез рәхмәтле булган Артур аңа яхшы гына фатир сатып алды. Артур һәм аның хатыны карт табибка үз балалары кебек якынаеп бетте. Ә кызлары дәваланып хастаханәдән чыккач, Хәйдәр янына еш килеп йөри башлады, картның элек кешеләрне дәвалавы турында сөйләгәнен бик кызыксынып тыңлый иде.
Шулай, кеше тормышы уйламаган җирдән көтелмәгән борылыш алырга мөмкин. Син әле кичә генә мыскыл иткән, үзеңнән түбән санаган кеше бүген бердәнбер балаңнын гомерен коткарырга мөмкин…
Ә бәлки синең гомерне дә…
Бай кешенең күңеле ярлы булырга мөмкин, ә ярлы кешенең күңеле бай, бөтен дөньяны үзенә сыйдырырлык гаҗәп киң була ала…