Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кәефне ничек күтәрергә?

Шоколадны даими ашаганда депрессия ихтималы 70 процентка кими.

news_top_970_100
Кәефне ничек күтәрергә?
https://pixabay.com

Гарвард галимнәре баш мие эшчәнлеген стимуллаштыра, хәтерне һәм кәефне яхшырта торган ризыкларны атаган. Бу турыда Медикфорумга сылтама белән «Челнинские известия» яза.

  1. Кара шоколадта тимер һәм антиоксидантлар күп. Аны даими ашаганда депрессия куркынычы 70 процентка кими, кәеф яхшыра.
  2. Тәмләткечләр - антиоксидантлар чыганагы, алар оксидлашу процессын һәм ялкынсынуны бетерә. Мәсәлән, куркума тынычсызлыкны киметә, баш миенең химик составын яхшырта. Шафран депрессив халәт вакытында ярдәм итә.
  3. Чикләвекләрдә файдалы майлар күр, алар баш мие эшчәнлеген тәэмин итеп тора. Көненә бер уч чикләвек ашасаң, баш мие сәламәтлеге яхшыра.
  4. Ферментланган ризыклар (әчетеп ясалган әйберләр) эчәклектә файдалы бактерияләрне арттыра, ә ул исә баш мие белән бәйле. Шул сәбәпле хәтер яхшыра.
  5. Яшел яфраклы яшелчәләрдә тимер, фолий кислотасы, В9 витамины һәм клетчатка күп. Алар когнитив функцияләрнең начарлануын тоткарлый.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100