Кәефне күтәрә торган “Язга сәлам” салаты
Сезнең игътибарга “Язга сәлам” җиләк-җимеш салаты рецептын тәкъдим итәбез. Ул бик гади, әмма витаминнарга бай төсле салат булачак.
4 кешегә 1 банан, 1 киви, 1 алма, 1 апельсин, 1 груша, бер уч кара карлыгын, кура җиләге, сырганак җимеше (вак җиләк-җимеш туңдырылган булса да ярый), 1 стакан “Нежный” йогурты кирәк булачак. Бөтен җиләк-җимешне шакмаклап турап савытка рәтләп салырга, өстенә йогурт һәм вак бакча җимешләре салырга.
Төсле салат сезгә һәм якыннарыгызга күтәренке кәеф тә бүләк итәчәк.