news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кәеф һәм йокы яхшы булсын өчен нишләргә?

Кояшта йөрү кеше сәламәтлегенә уңай йогынты ясый.

news_top
Кәеф һәм йокы яхшы булсын өчен нишләргә?
https://pixabay.com

Австралия галимнәре көндез кояш нурлары астында йөрүнең файдасын бәяләгән. Бу турыда ScienceDirect басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, табигый көндезге яктылык кешенең биологик ритмнарына йогынты ясый.

Белгечләр 400 мең кеше турында белешмәне анализлаган. Тикшеренүдә катнашучылар кәефе, даруларны ничек эчүе, җәен һәм кышын саф һавада йөрү вакыты турында сөйләгән.

Ясалма яктылыкның мелатонин матдәсе барлыкка килүне 50 процентка киметүе ачыкланган. Табигый яктылык исә мелатонин дәрәҗәсен нормальләштерә.

Моннан тыш, кояш нурлары негатив кәеф белән көрәшергә ярдәм итә, депрессияне һәм йокы белән проблемаларны бетерә. Даими рәвештә кояш нурлары астында йөрүче кешеләр антидепрессантларны да бик күпкә сирәк эчә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар