Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Күчтәнәчкә кирәк. Кайда бар?" Билгеле язучы каклаган каз эзли

"Күчтәнәчкә кирәк. Кайда бар?" Билгеле язучы каклаган каз эзли

news_top_970_100
"Күчтәнәчкә кирәк. Кайда бар?" Билгеле язучы каклаган каз эзли
Россиядә билгеле язучы, фантаст, "Ночной дозор" әсәрен иҗат иткән Сергей Лукьяненко бүген Казанга килгән. Социаль челтәрдәге аккаунтында ул каклаган каз эзләвен язган. "Үзем татар, үземнең каклаган каз ашап караганым юк", - дип язган ул.

"Казанлылар, әйтегез әле, зинһар, сезнең шәһәрдә каклаган казны кайдан алып була. Мәскәүгә алып китәсем килә. Миңа нәкъ менә шәһәрдә кирәк, алайса 100 километр ераклыкта урнашкан ниндидер авылда гына чын казлар бар диләр", - дип сораган ул.

Сергей Лукьяненко үзендә татар каны акканын әйткән. Язучының әнисе татар.

Фейсбукта Сергей Лукьяненкога каклаган казны Агропарктан, Колхоз базарыннан алырга киңәш итәләр. 




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100