news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көчле яңгырдан соң Казан урамнарында автобуслар да, машиналар да «йөзеп» йөри - видео

Бүген көндез республикада эссе һава урнашкан иде.

news_top
Көчле яңгырдан соң Казан урамнарында автобуслар да, машиналар да «йөзеп» йөри - видео

Бүгенге гарасат төшерелгән видео һәм фотолар социаль челтәрләрдә таралды. Су кергән кызыл автобуста баручы пассажирлар сурәтләнгән видео «ВКазани поймут» төркемендә чыкты. Кадрлардан күренгәнчә, автобус су баскан урамнан бара. Урамда да, автобус идәнендә су…

Автобус идәнендәге люк аша ургылып кергән суны аерым видеого төшергәннәр.

Ягырдан соң Җиңү проспекты метро станциясе янында юлны кабат су баскан. Машиналарның тәгәрмәчләре бөтенләй диярлек су астында калган, алар юлдан «йөзеп» бара.

Бер машина исә юлга аркылы туктап калган.

Васильево бистәсендә яуган бозлы яңгырны шаһитлар видеога төшереп алган. Бу кадрлар «Татар-информ» сайтында чыкты.

Кичке алтылар тирәсендә чыккан көчле җил агачларны селкетә, бозлы яңгыр бакчадагы түтәлләрне басып китә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар