news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көчле яңгыр Сочи урамнарын елгага әверелдергән, агачларны аударган - видео

Көчле яңгыр Сочи урамнарын елгага әверелдергән, агачларны аударган - видео

news_top
Көчле яңгыр Сочи урамнарын елгага әверелдергән, агачларны аударган - видео
21 июнь кичендә Сочида бик көчле яңгыр яуган. Урамнарны су баскан, алар елгага әверелгән. Бу турыда "Известия" хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, яңгыр куркыныч күренеш критерие дәрәҗәсеннән узмаган. Йорт-җирләрне су басмаган.

"Кубаньские новости" сайты әлеге вакыйга кадрларын күрсәтте.  


Виноградняа урамында бер агач юлга ауган, машиналар хәрәкәте тукталган. Дагомысский чатында дүрт машина өстенә өянке агачы төшкән, диелгән бу хәбәрдә.
 


Анапа шәһәрендә көймәләрдә һәм катмараннарда суга керү тыелган. Биредә бик көчле җил исә. Хакимият вәкилләре ял итәргә килүчеләрне иминлек сакларга, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә чакыралар.


"Беренче канал" Мәскәүдә температура 100 еллык рекордны уздыра, дип хәбәр итте.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар