Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Себердән көчле антициклон килә»: Казанда декабрьдә нинди һава торышы булачак?

Метеорологлар кыш башы җылы булачак дип фаразлаган иде, әмма бу ялгыш булып чыкты. Казанда якын арада булачак һава торышы сюрпризлары турында КФУ экспертлары сөйләде.

news_top_970_100
«Себердән көчле антициклон килә»: Казанда декабрьдә нинди һава торышы булачак?
Татар-информ архивы

Җылы һәм коры ноябрь

Узып киткән ноябрь Казанда чагыштырмача җылы булды. Шәһәрдә уртача айлык температура -1,6 градус булды, ә нормада -2,7 градус булырга тиеш. Әмма узган айлар кебек үк, ноябрь дә 145 еллык метеокүзәтүләр тарихындагы аномаль җылы айлар унлыгына кермәде. Ә менә явым-төшемнәр көзнең соңгы аенда бик аз булды — нибары 16 мм, бу норманың 30 проценты гына.

«Беренче декада бик җылы булды, аномаль җылылык дүрт градусны тәшкил итте. Норма буенча 1,4 градус салкын булырга тиеш, ә айлык температура 2,6 градус тирәсе булды. Икенче декада 1,4 градуска салкынрак, өченче декада нормадан (-3,7 градус) бер градуска җылырак булды», — диде КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова.

Узган айда иң салкын көн 18 ноябрьдә булган, бу көнне температура -10,8 градуска төшкән. Иң җылы көн 5 ноябрьдә булган, температура 6,4 градуска кадәр менгән.

Татарстанда тотрыклы кар катламы 13 ноябрьдә урнашты, бу күпьеллык күрсәткечләргә караганда бераз иртәрәк булды. Хәзер КФУ метеостанциясендә кар катламының биеклеге 10 смны тәшкил итә, бу нормага туры килә. Метеорологлар әйтүенчә, тулаем алганда, соңгы 20 елда Казанда ноябрь айлары җылы булган.

Аномаль салкын декада

Казанда киләсе декада көчле Себер антициклоны йогынтысында булачак. Кышның беренче көннәрендә үк көчле салкыннар булды. Әмма салкын аномалия шәһәрдә озак сакланмаячак.

«Безгә 1 декабрьдә чын кыш килде. Алдагы көннәрдә көчле Себер антициклонының көнбатыш перифериясе йогынтысында булачакбыз. Ул безнең территориядә тоткарланачак, температура фоны көн саен төшеп барачак, көнлек температура чама белән 7-8 градус салкынны тәшкил итәчәк», — диде профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

Декаданың уртача аномалиясе 5-6 градус салкынны, ә атна ахырында 7 градус салкынны тәшкил итә. Атна дәвамында явым-төшемнәр булмаячак, басым югары, җил чагыштырмача акрын тизлектә булачак.

«Кар яуды, димәк, кырлар катмаячак, бу яхшы. Атна ахырында шәһәрдә көндез 12-13 градус салкын булачак, ә төнлә урыны белән -20 градуска кадәр төшәчәк. Салкыннар кимендә бер атна торачак», — диде КФУ профессоры.

Профессор фаразлары буенча, антициклон ике атна да торырга мөмкин, чөнки «аның тыл өлешендә салкын һава агымы булачак».

Декабрь нинди булачак?

Россия Гидрометеорология үзәгенең беренчел мәгълүматларына караганда, Казанда декабрь аенда температура нормада булачак дип фаразланган иде. Әмма ай шактый салкын булырга мөмкин, дип саный КФУ профессоры.

«Кыш башында без барыбыз да Атлантика йогынтысын көтәбез, ә безгә кинәт кенә Себер антициклоны килде. Бәлки ай тулысынча салкын булыр әле», — диде Юрий Переведенцев.

«Казан-опорная» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, Казанда декабрьдә уртача айлык температура нормасы -9,3 градус, ә явым-төшемнәр 38 мм булырга тиеш. Шәһәрнең төрле метеостанцияләрендә температура һәм явым-төшем нормалары бераз аерыла, чөнки бу күрсәткечләргә аларның урнашу урыны тәэсир итә. Әйтик, КФУ метеостанциясе мәгълүматлары буенча, декабрьдә уртача айлык температура -8,6 градус салкын, ә явым-төшем нормасы — 55 мм.

Россия Гидрометеорология үзәгенең төзәтелгән фаразларына караганда, кышның беренче аенда Казанда явым-төшемнәр нормадан азрак, ә уртача айлык температура нормадан бер градуска түбән булыр дип көтелә.

Кызыклы тарихи фактлар

Метеорологлар Казанда һава торышын 1875 елдан бирле күзәтә. Шушы вакыт дәвамында кышның беренче аенда иң җылы рекорд 2008 елның 6 декабрендә теркәлгән — бу көнне 6,5 градус булган. Ә 1978 елның 31 декабре иң салкын көн булган, бу көнне температура -44 градуска кадәр төшкән.  

2006 елда кышның беренче аенда уртача температура -2 градус булган һәм шулай итеп иң җылы декабрь булып санала. «Җылы» рейтингның икенче урынында 2015 елның декабре (-1,6 градус), ә өченче урында 1960 елның декабре (-2,8 градус).

«-19,3 градус белән иң салкын декабрь 1876 елда булган. Икенче урында 1955 елның декабре (-18,4 градус), өченче урында 2002 елгы декабрь (-17,2 градус)», — диде Мәдинә Шәрипова.

Татарстан башкаласында иң «юеш» декабрь 2010 елда булган, ул вакытта бер айда 148 мм явым-төшем яуган, бу нормадан якынча өч мәртәбә югары. Бу рейтингның икенче урынында 1975 ел (95 мм явым-төшем), ә өченче урында 1967 ел — ул вакытта 92 мм явым-төшем булган.

«Иң коры декабрь 1877 елда булган, ул елны Казанда кар бөтенләй яумый. Икенче урында 1944 ел (2 мм), өченче урында 1896 ел (7 мм). Шәһәрдә 1907 елның 15 декабрендә кар күп яуган була, бер тәүлектә 33 мм явым-төшем була ул елны. Икенче урында 2018 елның 5 декабре (31 мм), өченче урында 1975 елның 8 декабре (27 мм явым-төшем)», — диде Мәдинә Шәрипова.

Казанда декабрьнең иң салкын декадасы 1978 елда булган. Ул елны айның соңгы ун көнендә уртача температура -22,5 градус салкын булган, ә норма буенча 9,9 градус булырга тиеш. 2008 елда декабрьнең беренче декадасы иң җылысы булган, ул вакытта уртача температура 2,8 градусны тәшкил иткән, ә норма — -6,7 градус. Быелгы декабрь аномалияләр тарихына керерме-юкмы — монысын вакыт күрсәтер.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100