news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көчле җил мәктәп түбәсен куптарган

Давыл вакытында мәктәптә бер кеше дә булмаган.

news_top
Көчле җил мәктәп түбәсен куптарган

28 сентябрьдә Башкортстанның Нуриман районындагы Яңа Субай авылында көчле җил мәктәп түбәсен куптарган. Бу турыда Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  хәбәр итте.

Мәктәпнең мәйданы 300 кв.м. Бина түбәсенең 100 кв.метрын җил куптарган. Бу вакытта Нуриман районында җил тизлеге  секундына 14 метрга кадәр җиткән булган.

Давыл вакытында мәктәптә бер кеше дә булмаган. Һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр юк.

«29 сентябрьдә көндезге 11 гә түбәне төзәтеп бетергәннәр. Әлеге вакыйга мәктәптәге уку процессына йогынты ясамаячак», диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар