Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көчле давыл вакытында бер сыер агач башына асылынып калган

Давыл вакытында җил тизлеге секундына 49 метр була.

news_top_970_100
Көчле давыл вакытында бер сыер агач башына асылынып калган
https://pixabay.com

Американың Луизиана штатында «Ида» давылы вакытында бер сыер агач башында асылынып калган. Җил агачка менгереп куйган сыерны алу өчен махсус коткару операциясе уздырырга туры килгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Сыерны коткаруда Тайлер Акоста, Дэвид Палмер, Рой Раган һәм Луи Помес исемле кешеләр катнашкан. Алар сыерны җиргә төшерү өчен бензин пычкылары файдаланган. Агач ботакларын кискәләгәннәр, аннары акрын гына сыерны җиргә төшергәннәр.

«Ида» давылы Атлантик океанда формалаша. Аңа биш категориянең дүртенчесен бирәләр. «Ида» якшәмбе көнне Луизиана штатына килеп җитә. Давыл вакытында җил тизлеге секундына 49 метр була. Җил төньяк-көнбатыш юнәлештә сәгатенә 16 километр чамасы тизлектә исә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100