Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кәбестә уңышын кайчан җыйсаң, озаграк саклана?

Кәбестәне сентябрь азагыннан октябрь уртасына кадәр алып бетерергә кирәк.

news_top_970_100
Кәбестә уңышын кайчан җыйсаң, озаграк саклана?
https://pixabay.com

Кәбестә уңышын җыйганда берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. Шул очракта кәбестәне берничә ай сакларга була. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Кәбестәне җыю вакыты сортына бәйле. Уртача өлгерә торган кәбестәне сентябрьнең икенче яртысында җыялар. Соңгы, кышкы сортны октябрь уртасына кадәр алып бетерергә кирәк. Бу вакытта температура плюс билгесе белән дүрттән сигезгә кадәр градус булырга тиеш.

Кәбестәне яңгырлы көнне алырга ярамый.

Өлгергән кәбестәгә басып караганда ул шытырдап торырга, зәңгәрсу төсле булырга тиеш. Өлгергән кәбестә күчәне шома һәм ялтырап тора.

Кәбестәне түтәлдән дөрес итеп алырга кирәк. Бөтенлеге бозылмган кәбестә генә озак саклана. Кәбестә күчәнен үткен балта яки пычак белән кисеп алалар. Аның төбе кимендә биш сантиметр калырга тиеш. Кәбестәнең өске өч каплавыч катламын калдырыгыз, алар күчәнне черүдән саклый.

Кәбестәне идән астында яки базда саклау хәерле. Аны саклауга куяр алдыннан җылымса су белән юып җибәрегез, аннары киптереп, гади кәгазь белән төрегез. Аннары кәбестәләрне парлап бәйләп, элеп куегыз 

Кәбестә күп булмаса, аны азык-төлек пленкасы белән урап, суыткычта саклап була, ләкин бу вакытта ул озак сакланмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100