news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кәбестә үсентеләренә кырау төшсә, нишләргә?

Яз иртә килсә, кыраулар төшү ихтималы зур.

news_top
Кәбестә үсентеләренә кырау төшсә, нишләргә?
Салават Камалетдинов

Шуңа күрә түтәлләрне җылыту ягын карагыз. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Үсентеләр өстендә 4-5 см туфрак булырга тиеш. Борчылмагыз, алар барыбер аннан шытып чыга алачак.

Яшелчәләр өчен туфракны суперфосфат белән ашлап торыгыз. Ул кырау төшкәндә салкыннан саклый. Кәбестә үсентеләре -3 градуска кадәр чыдый.

Ләкин кәбестә үсентеләре туңганын күреп алсагыз, яфраклары саргаеп китсә, мочевина белән ашлагыз. Бер шырпы тартмасы кадәр мочевинаны 10 литр суда эретегез. Шуны үсентеләргә сибегез.

Туфрак корып китмәсен өчен, гел су сибеп, төбен йомшартып торыгыз. Кәбестәне кыраудан саклау өчен, урамга чыгарып утыртырга ашыкмау хәерле. Инде ашыгыч булса, пленка белән капларга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар