news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кәбестәне дөрес итеп тозлау серләре

Дөрес итеп тозланган кәбестәдә генә витаминнар һәм файдалы матдәләр саклана.

news_top
Кәбестәне дөрес итеп тозлау серләре

Тозлау өчен кәбестәнең соң өлгерә торган сортларын алырга кирәк. Аның күчәне тыгыз, кетердәп тора торган, яфраклары ак һәм сусыл булырга тиеш. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Тозлагач, кәбестәне өйдә озак тотарга ярамый. Аны 2-3 көн бүлмә температурасында саклагач, салкын урынга алып куярга кирәк.

Кәбестә тозлаганда барлыкка килгән газларны чыгарырга онытмагыз, көн саен кәбестә салынган савытка төрткәләп, һавасын чыгаргалап тору кирәк. Моны металл предмет белән эшләү хәерле. 

Кәбестә тулысынча тозлык белән капланган булсын. Хәзер күпләр кәбестәне 3 литрлы банкада тозлый. Бу очракта аның тар муены бастырык булып хезмәт итә. Әгәр кәстрүлдә, чиләктә, мичкәдә тозласагыз, өстенә бастырык ясап куярга кирәк.

Кәбестәгә тозны дөрес салу таләп ителә. 10 кило кәбестәгә тозны 200 грамм салыгыз. Тоз йодлы булмаска тиеш.

Халык сынамышы буенча кәбестәне үсә торган Ай булганда тозлыйлар. Моның өчен иң яхшы көн — яңа Ай туган вакыт, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар