Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күбесе колынлаган яки буаз иде». Кырда 53 баш атны атып үтергәннәр

Моңа кадәр биредәге фермерлар атларның уҗымнарны таптап йөрүенә зарланган булган.

news_top_970_100
«Күбесе колынлаган яки буаз иде». Кырда 53 баш атны атып үтергәннәр

Алтай краенда билгесез кешеләр 53 баш атны атып үтергән. Хайваннарның күбесе колыннары белән йөри торган атлар һәм буаз бияләр булган. Ат үләксәләрен Солоновка һәм Камышенка авыллары арасында тапканнар. Ат көтүе үз иркендә йөри торган булган. Алар үзләренә үзләре азык табып ашаган. Көтү Николай Дроковныкы булган. Бу турыда «Комсомольская правда» язды.

«Без аларны атнасына ике-өч тапкыр тикшерә идек. Шушы көннәрдә кабат барып карамакчы идек, аларны атып үтерүләрен хәбәр иттеләр. Атларны почмакка җыеп кертеп, снайпер кебек атып бетергәннәр», — ди хуҗа кеше.

Аның 15 аты исән калган. Зыян күләме 5 млн сум чамасы. Хәзер бу эшне полиция тикшерә.

Былтыр җиде атны атып үтергән булганнар. Үтерүчеләрне әле дә тапмаганнар.

Әлеге җинаять хулиганлык яки үч алу максатыннан булгандыр, дип фаразлыйлар. Моңа кадәр биредәге фермерлар атларның уҗымнарны таптап йөрүенә зарланган булган.

Тикшерү эшләре Петропавловский районы прокуроры Виталий Лебедкин контрольгә алган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100