«Кәҗә белән Сарык» әкиятенең Биектау версиясе: авыл тулы каралмаган мал һәм үләксәләр
Биектау районы Юртыш авылында хуҗалык маллары теләсә кайда йөри. Бакчалар, ишегаллары, машина юлы — сыер һәм атлар кайда гына юк. Өстәвенә авылда мал үләксәләре дә еш күренеш. Нигә хуҗалык җитәкчесе малларын карамый? Дәүләт органнары нишләп бернәрсә дә эшли алмый? Бу турыда — «Интертат» күзәтүендә.
Шушы көннәрдә безнең редакциягә Гөлназ Сәмигуллина мөрәҗәгать итте. «Биектау районының Юртыш һәм Мәмдәл авылларында „Правда“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең маллары авыл эчендә теләсә кайда йөри. Сыер, атлар асфальт юлга чыгып, машиналарга комачаулый, балаларны куркыта, кеше бакчаларына кереп таптап, изеп, булган нәрсәне ашап чыга. Авыл уртасында сыер үләксәләре ята», — дип зарланды ул. Моны дәлилләп видеолар да җибәрде.
Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак ди, шуңа күрә без икенче көнне үк Юртыш авылына юл тоттык. «Без киләсен белеп, мал-туарларын җыеп куймасыннар иде инде», — дип бер сәгать дигәндә килеп тә җиттек.
Юртышка Мәмдәл авылы аркылы керәсе. Аралары бик якын бу авылларның, 200-300 метр чамасыдыр. Мәмдәлне чыгуга, юл читендә йөрүче бозаулар күзгә ташланды. Сигез бозау асфальт юл читендә рәхәтләнеп ашап йөри. «Бу шул ферма бозауларымы, әллә авыл кешеләренекеме икән?» — дип уйлап куйдым. «Авыл халкыныкы түгелдер. Алар болай караусыз йөрмәс иде», — дидем үземә. Чыннан да, авылныкы түгел булып чыкты болар, Гөлназ ханым әйткән «Правда» җәмгыяте бозаулары. Ерактан караганда, «ничава» кебек тоелсалар да, якыннанрак карагач, бик ябык булганнары аңлашылды малларның.
Малкайлар юл уртасына ук чыгып бастылар. Асфальтта кызыналар диярсең. Ике яклап килүче машиналарга да исләре китмәде. Салмак кына атлап: «Ник мин сиңа юл бирергә тиеш соң әле. Кайда ятасым килсә, шунда ятам», — дигән шикелле арттан килүче җиңел машинага теләр-теләмәс кенә юл бирергә булды бозаулар. Шулай итеп әкрен генә болынга төшеп, ерактагы тауга таба юнәлделәр.
Юлда һәлакәтләр була гына күрмәсен!
«Атлар котырынып өскә менәргә тора»
Шушы бозаулар йөргән юл каршында мәктәп. «Балалар курыкмый микән?» — дип мәктәп ишегалдыннан чүп утап чыгып килүче егетләр янына бардым.
Бүген иртән атларын урамнан куып керттеләр. Сыер, атлар кыштан бирле авылда йөри инде. Аларны ашатмыйлар. Шуңа чирле кебек күренәләр. Кыш буе урамда ашарга әйбер таба алмыйча интегеп йөрде ул маллар. Халык кайда гына мөрәҗәгать итеп карамады. Файдасы юк. Без егетләр булгач, алай каты курыкмыйбыз, кызлар курка. Атлары өскә менәргә генә тора. Йөгереп, котырып, дуамалланып киләләр, — дип сөйләде югары класс егетләре.
Ник ферма малларын шулай урамга куып чыгарырга ярыймыни? Кем карый соң аларны? Үз көннәрен үзләре күреп йөргән бит инде бу мескен малкайлар… Ашарга таба алганы тапкан, таба алмаганы авыл уртасында сузылып ятып үлгән. Бу хайваннарга «бәйрәм» оештырган кешегә — «Правда»ның җитәкчесе Фиркат Вахитовка шалтыратып: «Без сезнең авылда, фермагыз янына килмәссезме икән?» — дип әйтәсе идек. Әйтерсең бар… Алмады телефонын. Әллә ничә тапкыр шалтыраттык, җавап бирүче булмады.
«Ярар, эше бардыр, белмәгән көе әллә нәрсә әйтеп булмый», — дидек тә, фермага үзебез генә киттек.
Маллар безнең күз алдында кеше бакчасына керде
Ферма капкалары ачык. Хуҗалык ишегалдында берничә бозау һәм колыннарын иярткән атлар йөри. Мәктәп балаларының: «Урамнан куып керттеләр бүген», — дигәне шушымы икән ни? Куып керткәннәрдер кертүен, капканы япмагач, ул кертүнең ни файдасы бар соң? Без шунда карап торганда бер-ике бозау ферма янындагы йортның бакчасына кереп китте. Алар артыннан каз бәбкәләре кебек тезелешеп, атлар да чапты. Ул бакчаның коймалары череп авышып беткән иде. Юл тапкан болар: ферма капкалары ачык, ә хуҗалык бакчасында койма бөтенләй дә юк. Вәт, рәхәт, ә! Кеше бакчасында печән ашыйлар.
Шушы хәлләргә шаккатып торганда, хуҗалык биналарының түбәләренә күзем төште. Бу җимерелеп беткән түбәләр әллә күпне күргән, әллә тегеннән-моннан гына ясалган. Шифрлары кубып, коелып беткән, ара-тирә тишекләр күренә. Түбә кыегындагы ташлар да коелышып беткән. Мондый сарайда кайда мал тотасың инде? Ул түбә сыер өстенә җимерелеп төшүе бар бит, яки сыер савучылар өстенә…Бәлки шуңа малларны иреккә чыгарып җибәргәннәрдер инде. Дөрес, бөтен биналар да мондый түгел, бераз рәтлеләре дә бар.
«Кешеләр койма тотса, сыерлар кермәс иде»
Берзаман ферма ишегалдыннан бер машина чыгып туктады. Руль артындагы ир-ат бераз дорфа итеп: «Сез кайдан? Нишлисез?» — дип сорады. «Исәнмесез, без «Татар-информ“нан», — дип нәрсә эшләп йөргәнебезне аңлаттым. «Монда йөз килделәр бит инде. Казан телевидениесеннән дә, тагын әллә кайлардан. Килеп бер файдалары да тимәде», — диде ир-ат.
Бераз сөйләшә торгач, бу кешенең Биектау районының авыл хуҗалыгы идарәсеннән икәне аңлашылды. Ләкин бу белгеч бик тыйнак булып чыкты — үз исемен әйтми. «Төшермәгез инде. Аннан соң язып чыгасыз бит сез», — диде ул машинасыннан чыкмый гына. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән булгач, монда килеп нишләгәннәрен, хуҗалыкны ничек контрольдә тотуларын күрергә шәп булды әле бу. «Без монда килгәләп хуҗалыкны, сыерларны карап китәбез. Контрольдә тотабыз. Нишләсәң дә юк шул… Мәсәлән, бу сыерлар бакчага кергән. Нишләп коймасы юк ул кешенең? Булса, кермәсләр иде», — диде ул шәхси бакчага төртеп.
Бу сүзләрдән соң минем шуның хәтле ачуым чыкты:
Койма куяргамы-юкмы, һәр кешенең үз эше. Тели икән — бакча бөтенләй киртәсез була ала. Ләкин бу әллә кемнең, әллә нинди сыерлары пыр туздырып бакча таптап йөрергә тиеш дигән сүз түгел. Сезнең контролегез шундый гына булып чыгамы? Контрольдә тоткач, ник йөри ул бозаулар авыл буйлап, ник чабыша ул колыннар мәктәп янында? Мин үзем авылда үскән кеше. Мондый хәлнең беркайда да булганы юк» — дидем.
Дөресен генә әйткәндә, үзебез дә оялабыз», — дип җавап кайтарды башта дорфа сөйләшергә тырышып караган ир-ат йомшара төшеп. Әйтеп тә бетерде, машинасында таудагы көтү янына менеп тә китте.
«Хәзер көтүче янына бара да: „Күп сөйләшмә анда!“ — дип куркытып куя. Без дә артыннан китик әле», — дип бу машина артыннан җилдердек. Без тауга таба юл эзләп йөргән арада, бу кеше әллә кайчан менеп җиткән иде инде.
Без килгәндә авылда йөргән бозауларны бер көтүче көтүгә кушып ята иде. Безне күрүгә борылып чапты. Әллә бездән курыкты, әллә авылдагы бүтән хайваннарны җыярга сызды…
Мин көтү янына киттем, шунда теге ир-ат: «Хәзер язасыз инде сез, әйеме?» — дип янә бер кат сорады. Сөйләшеп тормадым исемсез белгеч белән. Тизрәк тауның иң өстендәге икенче көтүче янына йөгердем. Беренчесе — теге качкын, икенчесе — кепка киеп безне печән арасыннан посып карап утыручы. «Эх, ничек кенә качсаң да, күренәсең шул, абзыкай», — дип уйлап, аңа таба мендем.
Үзем менәм, үзем: «Ник бу көтүгә бөтенесе „оптом иллаһи“ чыккан соң?» — дим, һаман да бу авылдагы хәлләрне аңлап бетерә алмыйм. Монда савым сыерлары да, таналар да, яңа туган бозаулар да, җитлеккәннәре дә, ике айлык үгезләр дә бар. Гадәттә алай итмиләр иде. Таналар, сыерлар аерым, үгезләр бөтенләй көтүгә чыкмый торган иде. Чыкса да, йөзләгән сыерга бер була торган иде инде ул үгез. Бозауларны әйтмим дә… Яңа туган бозауны центнерлы үгез белән кушалармыни? Әәә… Боларның үгезләре центнерлы түгелдер… Бик нәзберек шул. Шуңа кушалардыр инде. Монысы шаярту, әлбәттә. Нинди булса да, үгез үгез инде ул. Бер китереп сөзәр — бозавың да калмас, танаң да…
Авыл көтүендә шундый зур үгез ул бит бик куркыныч. Сыер гына түгел.
«Аерылып киткән бер-ике сыер була инде ул»
Ниһаять менеп җиттем. «Хәерле көн! Сез көтүчеме» — дим абзыйга. «Я вас не понимаю», — ди бу миңа. Килгән кеше икән.
«Аерылып киткән бер-ике сыер бар инде ул. Аларны карап бетереп булмый. Без ике көтүче эшлибез. Теге (башка көтүче) кайда киткәндер, белмим. Мин белергә тиешмени инде аны? Сыерларны иртәнге җиделәр тирәсендә көтүгә куабыз, кичке җиделәрдә алып кайтабыз. Иртән һәм кичен савалар. Көне буе төшке ашсыз көтүдә мин. Атлар аерым йөри. Алар безнең көтүдә түгел», — дип сөйләде көтүче.
Үзе сөйли, үзе бер тапкыр да минем якка борылып та карамады. Яткан җиреннән торасы да килмәде ахры аның.
Көннәр буе йөреп арасың да инде ул. Ләкин гел ятып торып көтү көтәләрмени? Әллә сыер көтүдә йөри, әллә кача — көтүчегә барыбер бугай. Көтүдә булгач, хуҗалык сыерлары, кеше бакчалары өчен җаваплылыкны үз өстеңә аласың дигән сүз. Шулай булгач, кара инде син сыерларны бер генә торып булса да. Әллә бу абый көтү көтә, әллә сыерлар аны көтә… Аңламадым мин.
Төшке ашка ике сәгатькә китә торган авыл җирлеге турында
Таудан төшеп, авыл җирлегенә барганда, сәгать көндезге унберләр тирәсе иде. Ишекләр бикле. Шуңа күрә шул ук бинада урнашкан почтага кердек: «Авыл җирлеге җитәкчесе район үзәгендә. Авыл советында эшләүчеләр төшке ашка китте. Бердә киләләр», — диделәр безгә.
Мәмдәл авылында төшке ял уникедә түгел, унбердә башлана икән. Кем белгән, бәлки без килгәнен белгәч, махсус алдан бикләп куйганнардыр. «Килгән-килгән бер тулганын да, ике тулганын да көтәбез», — дидек. Иң мөһиме: монда эшләүчеләрнең тамаклары туйсын. Ач җитәкче — усал җитәкче була бит ул.
Бозау үләксәсе чүплектә нәрсә «югалткан»?
Тик кенә көтеп торып булмый бит инде, без тик торырга ияләнмәгән. Авыл халкыннан тиз генә белештек тә, үләт базына таба киттек. Халык: «Маллар юл уртасында үлә», — дигән иде. Үлгән малларны үләт базына илтәләр бит. Анда хәлләр ничек икәнен белеп кайтырга булдык.
Без килгән җир үләт базы түгел, ә зур чүплек булып чыкты. Авыл янында Казанның Самосыровосы кадәр чүплек, бераз арттырсаң. Ник карамыйлар аны? Ярар, монысы бүтән сорау. Безнең эш — монда сыер, ат үләксәләренең бармы-юкмы икәнен белү. Безнең машина йөртүче: «Монда ис килми, юктыр», — ди. «Юк ахры шул», — дип машина ягына таба борылуым булды, бозау башына китереп баса яздым. Куркуымнан сикереп куйдым.
Бозауны иске салам белән каплап куйганнар. Күрмәсләр дигәннәрдер инде. Күрдек шул! Күрдек. Күптән түгел генә үлгән иде бугай ул. Әллә кайчан китереп аткан булсалар, бу эсседә күптән таркалып бетәр иде инде. Тиресе дә купмаган, бераз кырылып кына төшкән. Куркыныч халәттә, күзләре юк, каргалар чукып бетергәндер инде мескенкәйне.
«Хуҗалык җитәкчесенә штраф салдылар инде»
Бер тулып китте. Яңадан авыл советына киттек. Ишекне тарткалап карадым. Ачылды бит, әй. Монда эшләүче хисапчы: «Җитәкче дә, сәркатип тә район үзәгендә», — диеп күрмәмешкә салышты. Сәркатип дигәннәре «Правда»ның хуҗасы Фиркат Вахитовның тормыш иптәше икән.
Шул арада мин авыл җирлеге башлыгы Фәрит Сафиуллинның телефон номерын таптым. Беренче шалтыратуда ук алды. «Безнең монда су атты әле. Минем өй янына килегез», — диде. Кайда торганын белешеп, Фәрит абый янына киттек.
Җир астыннан су чыга идеме соң анда, эше күп ите җирле түрәнең. Шулай да туктап торып, безнең белән аралашып алды ул.
Маллар бакчага керә инде. Әле генә тагын кеше бакчасына кереп киттеләр. Хуҗалык җитәкчесенә административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәләр төзелде инде. Бер-ике тапкыр штраф сугып киттеләр. Лагерьда электрон көтүче урнаштырып, урын корып ята. Атларын да шушы арада ябарга вәгъдә итте. 10 көннән ябарга тиеш иде. Әле һаман биктә түгел алар.
Бу проблеманы бөтенесе белә. Былтыр көздән башланган хәл бит инде бу. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе белән гел элемтәдә торабыз. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары да килеп, комиссия утырышы үткәрде. Фиркатькә малларны җыеп алырга вакыт бирелде. Әмма ул сыешмады.
Ферманың авылга файдасы бар дисәм… Бүгенге көндә 4 кеше эшли анда. Ике сыер савучы, бер тракторчы һәм көтүче. «Ярдәм кирәк булса, халыкны җыям», — дигәч, «Кирәк түгел, үзем алып бара алам», — диде.
Фиркать халыкка «Малларны ябам», — дип кабатлап килә. Гел шул бер сүз… Тагын нәрсә дисен инде ул? Әлегә авыл халкының матди зыян килү турында гаризалар язганы юк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына да күмәк хат язган юк, кешеләр язарга тели икән, язабыз да илтәбез.
Үлгән малларны үләт базына күмәләр. Чүплектә сез тапкан бозау турында белми идем әле, — диде Мәмдәл авыл җирлеге башлыгы.
Фәрит абый безгә үләт базының кайда икәнен аңлатты. Зират янында икән ул. Үләт базы тауда урнашкан, өстәвенә яңгырдан соң машина менәрлек тә түгел иде. Җәяү мендек. Баз тирәсе агач койма, капка белән әйләндереп алынган. Капкасы гына ватык иде. Баз үзе йозакта. Якын килеп булмады анда. Якынрак килгән саен сасы ис тагын да көчәя, чебеннәр биткә бәргәләнә. Бу сасы искә түзә алмыйча төшеп киттек. Үләт базы тирәсендә аунап яткан үләксәләр юк иде, димәк, ул яктан тәртип, анысын караганнар.
«Соңгы арада малларның үлгәне юк, кешеләргә дә бер-ике генә керделәр»
Таудан төшкәндә миңа хуҗалык җитәкчесе Фиркать Вахитов шалтыратты. «Хуҗалыкта 300 баш сыер, 21 ат бар. Сыерларның кеше бакчасына бер-ике мәртәбә генә кергәне булды. Көтүдән качалар. Мал шундый бит инде ул. Черки, кигәвеннән куркалар. Көтүче дә шулай ди. Мал яратмаган кешләр зарлана торгандыр. Анда хәзер Казанда яшәп ятучы бер ханым бар (соңрак бу ханымның безгә мөрәҗәгать иткән Гөлназ Сәмигуллина икәне ачыкланды), ул гел зарлана, интернетка әллә нинди видеолар куя.
Чүплектә яткан бозау минеке түгел, кешеләрнекедер. Колагындагы бирканы карарга кирәк. Чүплеккә күмсәң, бик күп штрафлар түлисе була. Безнең алай иткән юк. Махсус үләт базы бар. Бу араларда малның, гомумән, үлгәне юк. Кыш көне генә салкында туган бозаулар үлде. Хәзер атларны утарга кертәчәкбез. Көтүчеләребез бар. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан ярдәм кирәкми. Аның хәтле куркыныч әйбер юк бездә», — диде ул. Ахырдан: «Каты итеп язмагыз инде», — дип тә өстәп куйды.
Безнең язуның катысы-йомшагы юк шул аның, Фиркат абый. Без дөреслекне, нәрсә күрәбез — шуны язабыз. «Бакчаларга бер-ике тапкыр гына кергәннәре булды», — дигәненә үзем килеп күрмәгән булсам, валлаһи, ышаныр идем. Ышанырлык итеп сөйләде шул. «Соңгы арада үлгән мал юк», — дигән сүзләр дә дөрес түгел. Әле генә үләт базыннан киттек. Әллә кайчангы үләксәгә чебен дә җыелмый, зәһәр ис тә чыкмый.
Тагын бер әйбергә исем китте… Чүплектә яткан бозауның колагындагы тамганы карарга да тиеш булганыкмыни без? Гафу итегез, үләксә актарып тормадык инде, бозауны да интектермәдек. Болай да рәхәтлектән үлмәгән инде ул. Хет үлгәч тыныч йокласын! Аннан соң тотып атар алдыннан ул бирканы салдыру авыр эшмени?..
«Мал каргышыннан курыкмыймы икән ни соң ул?»
Эшмәкәр Фиркат Вахитов сүзләренә ышансак, безгә мөрәҗәгать иткән Гөлназ ханым булмаганны булды дип күпертеп ята. Бер генә кеше зарланса, чыннан да, шулай булыр иде ул. «Бәлки аларның хуҗалык җитәкчесенә үче бардыр», — дип уйлар идең. Ләкин берәү генәме соң бу хәлләрдән зарланучы? Юк шул… Моны зарлану дип тә әйтеп булмый, авыл халкының күңеле елый, йөрәге сыкрый моны күреп. Авыл халкы, мал тоткан кешеләр бит алар.
Юртышлылар арасында ашыга-ашыга койма тотучылар да, бакчага көн-төн чыгып карап керүчеләр дә, рәхәтләнеп бакчада казына алмаудан әрнеп елаучылар да бар. «Әй, җаныем, беркөнне җиләк утыртып кергән генә идем. Күтәрелеп, үсеп киткән генә иде. Бетерделәр! Шуның маллары кереп таптап бетерде!» — дип елый-елый сөйләде бер әби.
«Минем 35 ел бәрәңге күргәнем юк. Элек аның лагеры минем бакча артында иде. Үзәкләремә үтте бу сыерлар. Изеп, казып чыгаралар иде бәрәңгене», — дип кушылды икенче апа.
«Атлары койма өстеннән сикереп, җимереп бетерде. Алмагачларым калмады. Яшелчәләрне әйткән дә юк… Бер әйбер үсми бит бездә. Мал каргышыннан курыкмыймы икән ни соң ул? Алла сакласын, малның күз яше каты бит аның. Ходайдан курыксын иде. Бәлки ул үлгән сыерларны казылык ясарга җибәрәдер. Кем белсен аны. Сыерлары чирле кебек. Сөтен тапшыра инде ул аның. Аннары шәһәр халкы авыру сыерның сөтен эчәме икән?» — дип сөйләде авыл кешеләре.
Без Казанга кайткач, телефонга яңа видеолар килеп төште. Аларның берсендә инештә батып үлгән сыер. Шул инеш суы күлгә агып төшә икән. Шулай итеп бөтен күл үләксә белән тула. Ә икенче видеода ферма янында күбенеп үлгән мал ята.
«Авыл хуҗалыгы юристлары: „Бу — шәхси хуҗалык. Җинаять эше телисезме әллә“, — дип безне куып кайтарды»
Күргән хәлләрдән соң, без тиешле инстанцияләр белән элемтәгә кердек.
Рөстәм Кәлимуллин, Биектау районы башлыгы:
Прокуратура, Тикшерү комитеты, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белә. Бөтенесе белә моны. Алар да аптырашта. Мин ул авылдагы дуңгыз фермасын бетереп, өч мәртәбә төзекләндереп бирдем. Зур ферма ясадым. Аннары анда инвестор алып килгән идем. Авыл халкы тибенә-тибенә инвесторны кертмәде. Хәзер үкенәләр. Ә хәзер без нишләтик? Бернәрсә дә эшләтеп булмый.
Башта тотынган идек без аңа. Авыл хуҗалыгы юристлары: «Бу — шәхси хуҗалык. Җинаять эше телисезме әллә», — дип безне куып кайтардылар.
Ул егетнең башы да киткән. Ферма бөтенләй аның карамагында, аның милке ул. Шулай булгач, үлгән сыерларны нишләтәсең…
«Фермер хуҗалыкны бетерергә тиеш»
Идрис Гатин, Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте Татарстан буенча идарәсенең Дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге мөдире:
Без анда гел барып торабыз. Хуҗалык җитәкчесе хәзер уҗым чәчми. Ашатырга әйбере юк. Чәчмәгәч булмый инде. Хәзер Фиркать Вахитовның бер генә юлы бар: тиз арада малларны тазартып сатып җибәрү. Кыска гына әйткәндә, ферманы бетерергә. «Әкрен генә сатып бетерәм. Сорап килүчеләр бар», — диде ул үзе. Сатканчы бераз кыяфәт кертергә кирәк аларга. Дөрес, элеккеге белән чагыштырганда, хәзер матурайган аның маллары. Элек бөтенләй кипкән балык сыман иде алар.
Ашатмасаң, җир эшкәртмәсәң, азык-төлек культуралары булмаса, ферма үзеннән үзе бетә. Хәзер ул ике көтү чыгарырга тиеш иде. Әлегә берсе генә. Шул көтүләрдә сыерларны тазартмыйча булмый.
Чүплектәге бозау аныкы булса, аңа 100 меңгә кадәр штраф яный. Аны дәлилләү авыр. Прокуратурага гел хәбәр итеп торып булмый. Фермер шикаять язарга мөмкин. Таяк ике башлы була шул.
14 июньгә кадәр ул киртәләр тотарга, дезинфекцияли торган корылмалар төзергә тиеш. Бу безнең контрольдә тора. Шулар үтәлмәсә, без берләшеп аны Биектау районы судына бирә алабыз. Ләкин судка бирсәң, малны сатып булмый. Шул көннән соң барып, планнан тыш тикшерү үткәрәчәкбез. Фермер бу сроклар белән таныш.
«Габдулла Тукайның әкиятендәге кәҗә белән сарыкны: „Үз көнегезне үзегез күрегез“, — дип чыгарып җибәргән шикелле инде монда»
Габделхак Мотыйгуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары:
Бу тәртипсез адәмгә каршы закон бозып, бернәрсә дә эшләп булмый. Закон буенча гына эшләргә кирәк.
Габдулла Тукайның әкиятендәге кәҗә белән сарыкны: «Үз көнегезне үзегез күрегез», — дип чыгарып җибәргән шикелле инде монда. Хуҗалык сыерларында авыру юк. Ашатмаганнар аларны, ашарларына юк. Шуңа күрә бик ябык алар. Хәзер кеше куркытып йөриләр.
Татарстанда малларда инфекцияле авырулар юк. Кышкы салкында йөргәндә, үпкә чире генә йогарга мөмкин бу сыерларга. Алар шундук егылып үлгән инде. Инфекцияле авыру түгел ул.
«Казылыкка озаталар» дигән сүзләр — халык фикере генә. Ябык сыерны казылык ясарга җибәрергә ярый. Чирлене юк, әлбәттә.