Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җаның безне калдырып китәчәк». Айгөл Бариеваның ире Линар вафат булганга 40 көн узды

news_top_970_100
«Җаның безне калдырып китәчәк». Айгөл Бариеваның ире Линар вафат булганга 40 көн узды
Айгөл Бариеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Айгөл Бариеваның ире Линарның вафатына кичә 40 көн булды.

«40 көн синсез…

Бүген төнлә синең җаның безне калдырып китәчәк…

Авыр, әмма җибәрергә кирәк…

Беләм, аңлыйм, кабул итәм…

Җибәрәм…

Урының ожмахта, рухың шат булсын! Син мәңгегә безнең йөрәкләрдә! Без сине бик яратабыз! Син безнеке! Бары тик безнеке!» – дип өзгәләнеп язган Айгөл Бариева.

Аларның гаилә дуслары якты истәлекләрен социаль челтәрләрдә күрсәтә, әле дә бу ачы чынбарлыкны кабул итә алмаулары турында язалар.

«Алсу – Фәридә» дуэты солисты Алсу Әхмәтшина да Линар Юсипов турында истәлекләр язган.

«40 көн… Безнең дустыбыз…

Линарның социаль челтәрдәге 27 язылучысының берсе булуым белән горурланам. Әйе, бары тик 27 кеше, бу хата түгел. Аның тирәсендә иң-иңнәр генә иде, ул үзе дә шундый иде. Аның күзәтүчән булуы, матурлыкны тынычлыктан фотога төшереп алуы сокландыра иде. Хайваннар белән кызык видеолар, тибигатьнең искитмәле гүзәллеге, хатын-кыз гәүдәсенең матурлыгы сурәтләнгән фотолар, тарих һәм танылган киноактерлар биографиясе белән мавыгуы –болар барысы да аны соры массадан аерып тора иде. Ә юмор! Ә аның үткен, әйтеп бирә алмаслык, вакыты белән сине уңайсыз хәлдә калдыра торган юморы. Шул ук вакытта, берни булмагандай, мизгел эчендә сине үз халәтеңә кайтара ала иде.

Яхшы күңелле, тәрбияле, тыйнак, ихтирамлы, тугры, серле. Ул шыпырт кына дөньяны яхшырак итә иде.

Урының җәннәт түрләрендә булсын Рухың шат булсын, Линар», – дип күңелгә үтеп керерлек итеп язган җырчы.

Мәрхүмне белүчеләр бу сүзләрне хуплап комментарийлар калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100