Израильнең элеккеге премьер-министры: «Путин Зеленскийны үтермәскә вәгъдә итте»
Беннет сүзләренә ышансаң, Зеленский, Путинның вәгъдәсен ишетеп 2 сәгать узгач, Телеграм каналда «Мин курыкмыйм» дигән пост элгән.
Израильнең элеккеге премьер-министры Нафтали Беннет Россия Президенты Владимир Путин Украина җитәкчесе Владимир Зеленскийны үтермәскә вәгъдә иткәнен «Channel 12» телеканалына сөйләгән. Бу турыда бүген «Times of Israel» онлайн-газетасы яза.
Россия Президенты белән Израильнең элеккеге премьер-министры узган елның мартында Мәскәүдә сөйләшкән. Нафтали Беннет Владимир Путиннан: «Зеленскийны үтерергә җыенасызмы?» – дип сораган. Путин Зеленскийны үтермәячәген әйткән.
Беннет Путиннан Зеленскийны үтермәскә вәгъдә бирүен сораган. Россия Президенты үтерергә җыенмавын кабатлап әйткән.
Беннет шушы сөйләшүдән соң Зеленскийга шалтыратып, Путинның сүзләрен җиткергән. Нафтали Беннет сүзләренчә, 2 сәгать узгач, Зеленский үз кабинетында селфи төшкән дә Телеграм каналда «Мин курыкмыйм» дигән пост элгән.