Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Израиль Хөкүмәте Ливандагы тынычлык килешү буенча карар чыгарды

news_top_970_100

Израильнең Министрлар Кабинеты Ливанда ут ачуны туктату килешүен хуплады. Килешү 27 ноябрьдә җирле вакыт буенча 10:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгать) үз көченә керде. Бу хакта «The Jerusalem Post» басмасына сылтама белән РБК яза.

Баштарак бу килешүне хөкүмәткә Израиль Премьер-министры Биньямин Нетаньяху керткән иде. Аның сүзләренчә, тынычлыкның күпме дәвам итәчәге «Хезболла» гамәлләренә бәйле булачак. Аерым алганда, әгәр «Хезболла» тынычлыкны боза икән, Израиль хәрбиләре һөҗүм ясаячак, дип кисәтте ул.

Израиль премьеры сүзләренчә, хәрбиләр «аларны дистә еллар артка ташлаган». ЦАХАЛның хәрби уңышлары буларак, Нетаньяху «Хезболла» лидеры Хәсән Насралланы үтерүне, группировканың коралларын һәм инфраструктурасын юк итүне атады.

Израиль премьеры килешү зарурлыгының 3 сәбәбен әйтте. Беренчедән, бу – Иранга игътибарны арттыру, икенчедән, ЦАХАЛ коралланышын тулыландырырга һәм берләшмәләр рәтен яңартырга, өченчедән, «ХАМАС изоляциясенә» күчәргә мөмкинлек бирәчәк.

Тынычлык турында килешү куркыныч астында булды, дип язган була «Axios» басмасы. Бу – Халыкара җинаять судының Нетаньяхуны кулга алырга ордер бирүенә бәйле була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100