Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Израиль «Хезболла» төркеме лидеры Насралланың һәм кызы Зәйнәбнең үтерелүен хәбәр итте

news_top_970_100
Израиль «Хезболла» төркеме лидеры Насралланың һәм кызы Зәйнәбнең үтерелүен хәбәр итте

Израиль кораллы көчләре «Хезболла» лидеры Хәсән Насралланы үтерүе турында хәбәр итте. Ул Ливан башкаласы Бәйрут шәһәрендәге базасында булганда авиаһөҗүм нәтиҗәсендә үлгән. Насралла Дахия районындагы торак йортларда булганда ракета яки бомба белән атканнар.

Насралла белән бергә булган кызы Зәйнәб тә һәлак булган.

Израиль Насралла белән бергә аның көрәштәше – «Хезболла»ның көньяк фронты командующие Али Капканың да юк ителүен яза. Израиль матбугат чаралары Зәйнәб үлеме турында да хәбәр итә.

«Хезболла» исә, Насралла каты яраланды, һәлак булмады, дип хәбәр итте. Зәйнәбнең мәете җимерекләр астыннан табылды, дип яза Ливан басмалары.

Насралла «Хезболла» төркеме белән 1992 елдан бирле җитәкчелек итә.

Израиль хәбәрләре буенча, Ливанның көньягын контрольдә тоткан һәм дистә еллар буе Израильгә каршы көрәш алып барган «Хезболла» җитәкчелегендәге бер генә хәрби лидер исән калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100