Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ХӘМӘС башлыгының соңгы мизгелләре: Яхъя Синвар дронны таяк белән бәреп төшермәкче була

news_top_970_100
ХӘМӘС башлыгының соңгы мизгелләре: Яхъя Синвар дронны таяк белән бәреп төшермәкче була

Израиль армиясе (ЦАХАЛ) Палестинаның Газзәдәге ХӘМӘС хәрәкәте лидеры Яхья Синварның соңгы минутлары төшерелгән кадрлар чыгарды. Видеода күренгәнчә, хәлсезләнеп беткән ир җимерек бинада таяк болгап дроннан котылырга тырыша. Видеодан аңлашылганча, ул соңгы мизгеленә кадәр каршылык күрсәтергә тырышкан.

Әлеге кадрларда күренгәнчә, армия беспилотнигы Газа секторының көньягында ярымҗимерек йорт эченә очып керә. Яраланган Синвар кәнәфидә утыра – аның башына чүпрәк уралган, уң кулы хәрәкәтләнми. Ул үзен тапкан дронга сугарга таяк күтәрә, әмма яралану сәбәпле, суга алмый. Аннары ул сул кулы белән таякны дронга ыргыта, тик эләгә алмый. Берничә минуттан аны снайперлар атып үтергән, дип хәбәр итте Израиль армиясе.

Кичә Израиль армиясе Газзә секторында ХӘМӘСның 4 әгъзасын юкка чыгару турында хәбәр итте.

Израиль хәбәр итүенчә, Яхъя Синвар 2023 елның 7 октябрендә Израильгә һөҗүм итүнең төп оештыручысы булган. Ул көнне Израиль Газзә секторыннан моңарчы күрелмәгән ракета һөҗүменә дучар булды, ә ХӘМӘС сугышчылары чик буена бәреп керде, 200 кешене әсир итеп алды. Израиль ягыннан 1,2 мең кеше һәлак булды. Моңа җавап итеп, Израиль Газзә секторында «Тимер кылычлар» операциясен башлады, шул исәптән гражданлык объектларына һөҗүм итте һәм Палестинаны камалышка алды. Газзә Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча 42 меңнән артык палестиналы үлде.

Синвар үтерелгәннән соң, ХӘМӘС башлыгы вазифаларын хәрәкәтнең чит илдәге лидеры – Халед Машаль башкарачак, дип хәбәр итә Ливанның LBCI телеканалы.

Синвар ХӘМӘСны августта җитәкли башлаган иде. Аңа кадәр ХӘМӘС лидеры булган Исмаил Хания Тәһранда ракета һөҗүмендә һәлак булган иде.

ХӘМӘС соңгы арада зур югалтуларга дучар булды. Исмаил Хания һәм Яхъя Синвардан тыш Газзәдәге икътисад министры Җәвәд әбу Шамал, политбюро әгъзасы Зәкәрия Әбу Маамар, хәрби командирлар – Мөхәммәд Дейф, Али Кади, Мерад әбу Мерад, Марван Гайсә үтерелде. Хәзергә ике лидер кала бирә – Мәхмүд әз-Зәһәр, Халид Машааль.

ХӘМӘС төркеме лидеры үтерелгәннән соң АКШ президенты Бжо Байден Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяхуны «уңышлы операция белән котлады», дип хәбәр итә Израиль премьер-министры канцеляриясе.

«АКШ президенты Израиль Оборонасы армиясен уңышлы операция өчен мактады», – диелә рәсми хәбәрдә.

Ливанның «Хезболла» хәрәкәте исә Израиль белән сугышның яңа этабына күчәчәген белдерде. Моның асылында нәрсә ятканы хәбәр ителми, дип яза «Интерфакс». «Хезболла» хәбәр иткәнчә, Израиль армиясенең (ЦАХАЛ) 55 кешесе үлгән, 500дән артыгы яралы.

Узган ай ахырында билгеле булганча, Израиль махсус операцияләр көче һәм разведка миссияләре катнашында Ливанның көньягында «җир өстендә зур булмаган операцияләр» уздыра башлады. Массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, Израиль гаскәрләре Рмейш авылы янында Ливан чиген үтеп кергән һәм, бернинди каршылык күрмичә, алга таба хәрәкәт итә. 4 октябрьдә «Хезболла» Израиль армиясенең уңышка ирешә алмавын белдерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100