«Израиль ракетасы безнең йортка да эләгә – 41 кешенең дүртесе генә исән кала»
Палестиналы Яги Абдулмути күптән түгел гаиләсен Татарстанга күчергән. Якын Көнчыгыштагы авырлыклардан соң, монда аның гаиләсе җиңел сулап куяр, дип ышана ул.
Ир-ат сөйләгәнчә, 12 ел элек ул Россия ватандашлыгын алган. Россиягә ул 19 яшендә килә, Россия югары уку йортында укый, «Автомобиль юллары» белгечлеге буенча диплом ала, Ивановода яши һәм эшли, өйләнә, 1 ел элек кызлары туа. Россиядә тыныч кына яшәвенә карамастан, Абдулмутиның Газа секторында калган туганнары өчен күңеле тынычлык таба алмый.
«Әтием үлде. Палестинада әнием, ике апам һәм апамның 7 яшьлек улы калды. Безнең Газа секторында зур йортыбыз бар иде, анда минем туганнарым башка туганнарыбыз белән бергә яши иде. 2023 елның октябрендә Палестина һәм Израиль арасында хәрби конфликт кискенләшкәннән соң, Газа секторына ракета һөҗүмнәре яудырылды, минем туганнарым аннан китте. Безнең йортка ракета эләгә – барысы да, шул исәптән балалар һәм хатын-кызлар да һәлак була. 41 кешенең дүртесе генә исән кала. Алар гади кешеләр иде, алар беркемгә дә зыян китермәде», – ди Яги.
Яга Абдулмутиның хатынының гаиләсе дә сугышта зыян күргән – аның апасы конфликт башында ук үтерелгән, 2 кечкенә баласы ятим калган.
Палестиналы сүзләренчә, Газа секторы даими бомбага тотылу нәтиҗәсендә хәзер анда төзек йортлар калмаган – барысы да җимерек хәлдә.
«Кешеләр я палаткаларда, я мәктәп бинасында яшиләр. Алар ач, чиста су да юк, медицина ярдәме дә юк», – ди палестиналы.
Абдулмути сүзләренчә, аның әнисе һәм апалары Газа секторының көньягына чыгып, Мисыр белән чиктәш Рафах шәһәренә эләгүгә ирешкән. Ул вакытка биредә 1,5 млн качак җыелган була. Израиль шәһәргә ракета һөҗүмнәрен башлый. Мисыр палестиналылар өчен илгә керүне ябачагы турында белдерә. Туганнарын ашыгыч рәвештә алып чыгарга кирәк була. РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ярдәме белән аның туганнары Мәскәүгә очып киткәннән соң, керү юлын чыннан да ябалар.
«Хәзер Газа секторында нормаль яшәү өчен берни дә юк», – дип уртаклаша палестиналы.
Гаиләсен куркыныч зонадан чыгару өчен, ир-ат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәм әлегә кадәр коткаручылар реакциясенә гаҗәпләнүен әйтә.
«Миңа максималь ярдәм күрсәттеләр: барлык документларны җыярга булыштылар, логистика төзеделәр – минем туганнарымны Мисыр территориясендә каршы алдылар, кунакханәгә урнаштырдылар, самолет белән Мәскәүгә озаттылар. Мин анда барып, әнине һәм апаларымны Ивановога үзем алып китмәкче идем. Ләкин бу да кирәк булмады. Аларны Ивановога китерделәр. Барлык чыгымнарны РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үз өстенә алды», – дип сөйли ул.
Ивановога туганнары килү белән Яги Абдулмути гаиләсенең матди хәле катлаулана. Ике гаиләне туендыру өчен акча җитми.
«Мин шәһәргә күченү вариантларын эзли башладым», – ди ир-ат.
Ярдәм кулын Чаллының «Капелька» хәйрия фонды суза. Фонд активистлары Чаллыга күченергә тәкъдим итә.
«Августта мин Чаллыга разведкага килдем – карадым, шәһәр миңа ошады, һәм мин күченергә карар кылдым».
«Капелька» фонды барлык башлангыч чыгымнарны үз өстенә ала – күченеп килергә булыша, җиһазлары булган фатирны арендага ала, беренче вакытта яшәү өчен акча бирә.
«Мин Чаллыдагы яңа дусларыма ярдәмнәре өчен чиксез рәхмәтле. Тормышыбызда яңа этап башлана дип ышанам. Аякка нык басарга ярдәм итәрлек лаеклы эш табармын дип ышанам», – ди Яги.
«Безнең илдә фондлар үзара дус. «Яхшылык чылбыры» төзелә, аның буенча мәгълүмат таратыла. Шулай итеп, безгә Абдулмути гаиләсе турында мәгълүмат килеп иреште. Без шулкадәр күпне кичергән кешеләргә ярдәм итәргә булдык», – диләр «Капелька» хәйрия фондында.
«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә.