Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Израиль качаклар булган урынны утка тотуны «сугыш фаҗигасе» дип атаган

news_top_970_100
Израиль качаклар булган урынны утка тотуны «сугыш фаҗигасе» дип атаган

Израиль армиясенең вәкиле Ричард Хет Җәбалия торак пункты янындагы качаклар лагерен утка тотуны таныган. Бу һөҗүм нәтиҗәсендә, Газзә мәгълүматлары буенча, 400 кеше һәлак булган. CNN телеканалы журналистының тыныч халык һәлак булуы турындагы соравына ул: «Бу – сугыш фаҗигасе», – дип җавап биргән. Аның сүзләренчә, качаклар арасына ХАМАС командиры Ибраһим Биари качкан булган, алар, шуны үтерер өчен, авиация белән качаклар лагеренә һөҗүм ясаган. CNN журналисты, берничә тапкыр, анда тыныч халык булуын белү-белмәүләрен сорый. Израиль армиясе вәкиле сүзләреннән аңлашылганча, алар моны белә торып эшләгән.

Әл-Җазирә телеканалы хәбәр итүенчә, Израиль 29 октябрь төнендә качаклар лагерен даими утка тоткан.

Боливия Израиль белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзде – Боливия Израильнең гамәлләрен «кешелеккә каршы җинаять» дип саный. Чили Израильдәге илчесен консультацияләргә чакыртып ала. Президент Габриэль Борич әйтүенчә, Газзә секторында халыкара гуманитар хокук бозыла, ул Израильнең хәрби операцияләрен гаепләп чыкты. Колумбия президенты Густаво Петро да илчесен чакыртып алган, ул Израильне «Палестина халкын кыруда» гаепли. Венесуэла Израильне геноцидта гаепли.

АКШ хакимияте качаклар лагеренә һөҗүмне шәрехләмәгән. Ак Йорт вәкиле Джон Кирби «мин бу хәбәрне күрмәдем» дигән һәм Израиль «тыныч халыкны сакларга тырыша» дигән.

БМО генераль секретаре Антониу Гутерриш, халыкара хокуклар сакланырга тиеш, дип белдергән.
Израиль, ХАМАС 240 кешене әсир итеп тота, дигән. Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяху, сугыш өченче фазасына керде, дип белдергән.

«Радиоточка НСН» хәбәр итүенчә, Палестинада 8,5 меңнән артык кеше үлгән, аның 3,3 меңе – балалар. Берләшкән милләтләр оешмасының балалар фонды хәбәр итүенчә, яраланган һәм һәлак булган балалар саны 10 меңнән артып китә.

Газзә секторына барлыгы 20 мең Израиль хәрбие кертелгән. Шул ук вакытта Израиль үзенең хәрби максатларының 10 процентына гына ирешүен яза.

Газзә секторы тулы камалышта яшәвен дәвам итә. Израиль тыныч халыкка көненә 100 йөк машинасы азык-төлек кертергә генә рөхсәт биргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100