Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Израиль Иранга һөҗүм иткән

news_top_970_100

Израиль Иранның үзәк өлешенә һөҗүм иткән. Исфахан шәһәре аэропорты тирәсендә һәм армиянең хәрби-һава көчләре базаларының берсендә шартлау булган. Бу хакта «SHOT» Телеграм-каналы яза.

Иран «Израильнең барлык атом-төш объектлары дислокациясен» ачыклады һәм, Тель-Авив агрессия күрсәткән очракта, теләсә кайсы мизгелдә Иран аларга һөҗүм итәргә әзер, дип хәбәр иткән иде Ислам революциясе вәкилләре корпусы.

Якынча мәгълүматлар буенча, бу һөҗүм Израильгә ясалган массакүләм һөҗүмгә һәм 14 апрельдәге «Правдивое обещание» операциясенә җавап булган.

Исфахан провинциясенең атом-төш объектларына куркыныч янамый. Илдә Тегеран, Исфахан һәм Шираз өстеннән авиарейслар вакытлыча туктатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100