Израиль һава көчләре Ирандагы максатларга ракета һөҗүме ясаган. Бу турыда «Axios» басмасына сылтама белән «Татар-информ» яза.
«IRIB» белешмәсе буенча, ислам республикасы башкаласында шартлау тавышлары ишетелә.
Иранда һава пространствосы ябылу сәбәпле, «Аэрофлот» компаниясе рейслар расписаниесен үзгәртә. Бу турыда «Татар-информ» авиакомпаниянең матубат хезмәтенә сылтама хәбәр итте.
Шулай ук Дубайга һәм Дубайдан, Абу-Дабига, Дохуга (чартер) һәм Малега рейслар маршрутларын үзгәрткәннәр. Алар Иранны урап, Пакыстан аша узачак.
Төзәтелгән маршрутларда очу вакыты уртача 1-2 сәгатькә арта, диелә.