Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Израиль һөҗүме нәтиҗәләре: «Ливанда тәмуг башланырга тора»

news_top_970_100
Израиль һөҗүме нәтиҗәләре: «Ливанда тәмуг башланырга тора»

23 сентябрьдән башлап Израиль Ливанны утка тота башлады. Израиль армиясе (ЦАХАЛ) Ливандагы «Хезболла» төркеменә каршы «Төньяк уклары» дип аталган операция башлавын әйтә. 2023 елның октябрендә, Израиль Газзә секторында сугыш башлаганнан соң, «Хезболла» Израильгә ракета атакалары ясый.

Өченче Ливан сугышы башлануы турында хәбәрләр чыкты. Израиль Ливанга 1982 елда (Беренче Ливан сугышы), 2006 елда (Икенче Ливан сугышы) һөҗүм итте.

Израиль генераль штабы генерал-лейтенанты Герци Халеви белдерүенчә, алар «Хезболла»ның инфраструктурасын юкка чыгарырга тели. Беренче көнне үк барлыгы 800 хәрби объект утка тотылуы турында хәбәр ителә. Үз чиратында, «Хезболла» Израильгә 150дән артык ракета җибәрүен әйткән.

24 сентябрьдә 1500 урын утка тотылган, шулар арасында Ливанның башкаласы Бәйрут та бар. Израиль озакламый Ливанга бәреп керәчәк, дип көтелә: илнең төньягына гаскәрләр туплана башлаган.

«Хезболла», ярдәм сорап, Иранга мөрәҗәгать итте, әмма Тәһран «әле тиешле вакыт җитмәде» дип, Ливанга ярдәм итүдән баш тарткан.

Ливан Сәламәтлек саклау министрлыгы 569 кешенең һәлак булуын, 1835 кешенең яралануын хәбәр итә. Һәлак булучылар, яраланучылар саннары төрле чыганакларда төрлечә. Бу аңлашыла да, чөнки Ливан махсус хезмәтләре хәрабәләр арасыннан кешеләрне чыгарып өлгерә дә алмый. Һәлак булучылар арасында 50 бала бар.

Социаль челтәрләрдә коточкыч видеолар – шәһәр уртасындагы автомобиль өстенә төшкән, теткәләнеп беткән мәет видеолары тарала.

Бу һөҗүм – Икенче Ливан сугышыннан соңгы иң зур сугыш.

Кичә «Хезболла»ның Бейруттагы корал склады утка тотылуы хәбәр ителде. Шул исәптән, торак йортлар да утка тотылган. Ливанда качаклар саны ярты миллионнан артып киткән: алар илнең көньягыннан төньягына кача. Бу – илнең 10 процент халкы дигән сүз.

Әмма Израиль илнең төньягын да утка тота.

Берләшкән милләтләр оешмасы генераль секретаре Антонио Гуттериш «Ливан соңгы чиктә тора» дип белдерде һәм, дөнья Ливанның икенче Газзәгә әйләнүенә юл куймаска тиеш, дип белдерде. «Ливанда тәмуг башланырга тора. Безнең барыбызны да сугышның көчәеп китүе борчырга тиеш. Ливан соңгы чиктә», – диде ул.

Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган: «Кешелек Гитлерны туктаткан кебек, хәзер дөнья Нетаньяхуны (Израиль премьер-министры) туктатырга тиеш», – дип белдерде.

АКШ президенты Джо Байден тынычлык һәм дипломатия турында гомуми сүзләр белән генә чикләнә. «Тынычлыкның гарантиясе – ике илнең дә тынычлыгын тәэмин итүдән гыйбарәт. Без шушы юнәлештә эшлибез», – дигән ул.

Россия Израильнең бу һөҗүмен кискен тәнкыйтьләде. Кичә, 25 сентябрьдә, Россия үз гражданнарына Ливаннан чыгып китәргә киңәш итте. Меңләп Россия гражданы илдән китәргә тели, әмма бу мөмкин түгел – бары тик Ливан авиакомпаниясенә генә очарга рөхсәт бар, билетлар кыйммәт, урыннар юк. Автомобиль юлы белән Сүриягә китү мөмкинлеге бар, әмма Россия бу юлны тәкъдим итмәде.

Әлеге вакытта ике илнең килешәчәгенә һәм тынычлык урнашачагына өмет юк: «Хезболла» кичә генә Израиль башкаласына ракеталар җибәрде.

Бу гарәп кешесе җимерелгән йорты янында баласын кочаклап утыра:

Ливан телевидениесе журналисты туры эфирда вакытта ракета һөҗүме булган:

Израиль Ливанны утка тотуын дәвам итә:

Ливанда җимерелгән йортлар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100