Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Израиль һәм ХАМАС тынычлык килешүен озайту турында килеште

news_top_970_100

Израиль армиясендә Газа секторында утны туктату, тоткыннарны азат итү фонында озайтылачак, дип хәбәр иттеләр. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Тоткыннарны азат итү процессында арадашчыларның гамәлләрен исәпкә алып һәм килешү шартларын үтәгәндә утны туктату озайтылачак», – дип белдергән ЦАХАЛ.

Якын Көнчыгыш матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, ХАМАС тынычлык килешүенең 7нче көнендә аны озайту турында хәбәр итте. Палестина хәрби хәрәкәтләрдә һәр өстәмә пауза көн өчен 10 әсирне азат итәргә әзер. Моңа алмаш итеп, Израиль Палестинаның 30 әсирен азат итәчәк.

Чәршәмбе көнне ХАМАСның «Аль-Кассам Бригадасы» Россия гражданы булган 2 әсирне азат итте. ХАМАСта Россия гражданнарының «Кызыл Хач»ка тапшырылуын хәбәр иттеләр.

26 ноябрьдә Палестина хәрәкәте тоткарланган беренче Россия гражданын азат итү турында хәбәр итте. Ул вакытта ХАМАСта моны «Россия Президенты Владимир Путин тырышлыгына» җавап, дип әйткәннәр иде.

Кичә, Израиль утны туктатуга ризалашканнан бирле, Палестина бишенче төркем әсирне «Кызыл Хач»ка тапшырды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100