Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Израиль Газзәдә гарәпләр качып ята торган җир асты юлларын суга батыра башлаган

news_top_970_100
Израиль Газзәдә гарәпләр качып ята торган җир асты юлларын суга батыра башлаган

Израиль армиясе (ЦАХАЛ) Газзәдә туннельләргә диңгез суы җибәрә башлаган.

Израильгә каршы көрәш алып барган ХАМАС төркеме 2007 елдан бирле җир астында туннельләр ясый башлый. Бу, билгеле, хәрби сер булып санала, әмма аларның гомуми озынлыгы 400-500 километр дип язалар. Чагыштыру өчен: Мәскәү метросының гомуми озынлыгы 460 километр. Туннельләрнең кайберләре 70 метр тирәнлектә, аларның кайберләрендә автомобиль белән йөреп була.

Бу туннельләр хәрби максатларда кулланыла. Анда корал саклана, хәрбиләр шунда качып ята, 7 октябрьдә Израильгә һөҗүм вакытында кулга алынган тоткыннар да шунда тотыла, дип уйланыла. Шулай ук Мисырдан корал да кертелә, дип уйланыла.

Газзәдә сугыш башланганнан соң, бу туннельләрне шартлата башладылар. Әмма аларның күп булуы сәбәпле, диңгез суына батырырга мөмкиннәр, дигән шик тә әйтелгән иде. Израиль моны эшләмәс, чөнки диңгез суында кешеләрне батыру – гуманлы гамәл түгел, өстәвенә, диңгез суы табигатьне дә бик нык пычратачак, дип язды төрле матбугат чаралары.

«Wall Street Journal» язуынча, Израиль армиясе Газзә чигендә зур насослар урнаштырган һәм туннельләргә су җибәргән. Моның нинди нәтиҗәләргә китерүе билгесез, чөнки «Звезда» каналы язуынча, монда җирле грунтның характеристикаларын да белергә кирәк. Диңгез суы киләчәктә бу урында чиста су табу мөмкинлеген тулысынча юкка чыгарырга да мөмкин.

Хәзерге вакытта Газзә секторының көньяк өлешендә сугышлар бара.

Туннельләрдә булган журналистлар төшергән видео:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100