Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Газзә секторындагы мөселман: «Безнең өчен җеназа укымагыз. Без исән, сез ул мәетләр»

news_top_970_100
Газзә секторындагы мөселман: «Безнең өчен җеназа укымагыз. Без исән, сез ул мәетләр»

Кичә төнлә Израиль гаскәрләре Газзә (Газа) секторында коры җир операциясен башлавын белдерде. Моңа кадәр Израиль бомба-ракета һөҗүмнәре, артиллерия утына тоту белән генә чикләнә иде.

Израиль гаскәрләренең коры җир операциясе көчле утка тоту белән башланып китте. Яһүдиләр Газзәгә өч яклап бәреп кергән.

Утка тоту нәтиҗәсендә ким дигәндә 100 кеше һәлак булуы билгеле. Утка тотылган биналар арасында «Аш-Шифа» дип аталган хастаханә дә бар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Газзәдәге вәкилләре белән элемтәгә кереп булмавын белдергән. Израиль Газзәдәге журналистларга чыгып китәргә кушкан, аларның иминлекләре өчен җавап бирмәячәген белдергән. Газзәдә булган журналист исә: «Бөтенесе коточкыч куркынган, бөтен җирдә кычкырган тавышлар ишетелә. Бомбалар ява», – дип хәбәр итә.

Израиль Газзәдәге Индонезия хастаханәсен утка тоткан. Хастаханәдәге көчле шартлау видеосы чыкты.

Төркия телеканалы Газзәдәге гарәп белән туры эфирга чыккан. Туры эфир вакытында палестиналы, мөселманнарга мөрәҗәгать белән чыгып, болай дигән: «Мөселман илләренә әйтегез, алар безнең өчен җеназа укымасын. Без исән, сез үзегез мәетләр»,– дигән ул.

ХАМАС, Израиль армиясенең бу операциясе барып чыкмады, дип белдерә.

Газзәдә интернет өзелгән һәм анда нинди хәлләр икәнен башлыча Израиль мәгълүмат чаралары аша гына белеп була.

Төрле илләр Израильнең кор җир операциясенә каршы чыкты. Төркия президенты Эрдоган Газзәдән гаскәрләрне чыгаруны таләп итә. Иран, Израильгә ярдәм итүдән туктамаса, АКШка яңа фронт ачачагын белдергән. Туниста кешеләр урамнарга чыккан.

Россиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров Израильнең, ХАМАСны юкка чыгарабыз, дигән белдерүенә җавап итеп, «Газзәдәге тыныч халыкның күпчелеген юкка чыгармый торып, ХАМАСны бетереп булмаячак», – дип белдерде.

«Газзәне юкка чыгарсалар, күп дистә, ә бәлки 100 елларга катастрофа тудырачак», – диде Лавров.

Реклама хокукында

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100