Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Израиль Газзә секторында яңадан ут ачкан

news_top_970_100

Израиль Газзә секторында хәрби операцияне яңадан башлады һәм ХАМАС позицияләренә зур һөҗүм ясаган. Нәтиҗәдә йөзләгән кеше, шул исәптән балалар һәлак булган. Бу хакта Нетаньяху офисына сылтама белән «Axios» басмасы хәбәр итә, дип яза «Комсомольская правда» телеграм-каналы.

ХАМАС вәкиле «Reuters» басмасына сөйләгәнчә, Израиль ут ачуны туктату турындагы килешүне (ул гыйнварда үз көченә кергән иде) берьяклы тәртиптә өзгән.

Ак Йорт белдергәнчә, Трамп администрациясенә Израильнең Газзәгә һөҗүме турында хәбәр иткәннәр.

Израиль һөҗүменнән 200дән артык кеше һәлак булган, дип хәбәр итә Газзә хакимияте.

«Shot» телеграм-каналы язганча, Израиль премьер-министры Нетаньяху һәм илнең оборона министры Исраэль Кац Газзәдә ХАМАС позицияләренә һөҗүм итәргә боерык биргән, сугыш хәрәкәтләрен яңадан башлау ХАМАСның тоткыннарны кире кайтарудан баш тартуына җавап булган. Авиабомба Хан-Юнистан ерак түгел качкыннарның палаткалы лагеренә төшкән, анда көчле янгын чыккан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100