news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Израиль гаскәрләре Ливанга кергән

news_top
Израиль гаскәрләре Ливанга кергән

Израиль гаскәрләре Ливан чиген үтеп кергән. Социаль челтәрләрдә юлдан барган гаскәриләр фотолары чыкты, бу – Ливанга керүче хәрбиләр, диелә. Израиль басмалары язуынча, алар «Хезболла» төркеменең күзәтү пунктларын юк итәргә тели.

Ливан армиясе 5 километрга чигенгән. Израиль Ливанның көньягындагы 20 километр зонаны контрольгә алырга тели.

Күп кенә илләр, шул исәптән АКШ та, Израильнең һөҗүмен гаепләп чыкты.

Израиль Ливанга инде өченче тапкыр һөҗүм итә. Моңа кадәр булган сугышларда Израиль Ливанга гаскәр кертә алды, әмма «Хезболла» төркеменең партизан сугышын җиңә алмады.

Израиль, озакка сузылган көчле ракета һөҗүмнәре белән, «Хезболла» төркеме лидерларын юк итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар