Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Израиль Берләшкән Милләтләр оешмасы генераль секретаренә илгә керүне тыйды

news_top_970_100

Израиль Берләшкән Милләтләр оешмасы генераль секретаре Антониу Гутерришны «персона нон грата» дип игълан итте һәм аңа илгә керүне тыйды.

Израиль тышкы эшләр министры Исраэль Кац аңлатуынча, бу карарның сәбәбе – Иран Израильгә ракета һөҗүме ясаганнан соң, Гутерришның тәнкыйть сүзләре әйтмәве.

1 октябрь кичендә Иран Израильгә 500дән артык ракета һөҗүме ясады. Бу – «Хезболла» лидеры Насралланы үтерүгә үч алу, дип игълан ителде. Израиль ракеталарның күпчелеге бәреп төшерелгәнен хәбәр итте, 1 кеше һәлак булган, ул Палестинадагы гарәп, дип хәбәр итте Израиль басмалары.

Гутерриш социаль челтәрдә сугышның җәелә баруына борчылу белдерә һәм атышларны туктатырга чакыра. Ул Израильне дә, Иранны да телгә алмый, бер якны да якламый. Израиль тышкы эшләр министры исә: «Иранның пычрак рәвештә Израильгә һөҗүмен гаепләмәгән кешенең Израильгә аяк басарга хакы юк», – дип белдерә. Ул шулай ук ХӘМӘС Израильгә һөҗүм иткәннән соң да Гутерришның гаепләп чыкмавын искә төшергән. БМО генераль секретарен ХӘМӘС, «Хезболла», Йәмән хуситлары, Иранга теләктәшлектә гаеплиләр.

Россиянең БМОдагы даими вәкиле Василий Небензя Израильнең бу карарын «оятсыз һәм тыйнаксыз» дип бәяләде, бөтен дөньяны берләштергән оешманы кимсетү, дип бәяләде. Небензя БМО әгъзаларын Израильнең бу гамәленә каршы чаралар күрергә чакыра. «Бу – БМОның гына түгел, барыбызның да яңагына чалтыратып сугу», – ди Небензя. Бу хакта «РИА Новости» яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100