Израильнең Иранга каршы хәрби гамәлләре көннәр генә түгел, атналар буена сузылырга мөмкин. Иран – Израиль конфликтының дәвамлылыгы буенча мондый фаразны CNN телеканалы китерә, ул аноним калырга теләгән Израиль һәм Америка түрәләреннән алынган мәгълүматларга сылтама ясый, дип яза Лента.ру.
Кушма Штатлар Израильнең Иранга һөҗүмнәрнең мондый дәвамлылыгына каршы килмәгән. «Операция АКШның дәшмичә хуплавы белән үткәрелә... АКШ президенты Дональд Трамп администрациясе шәхси сөйләшүләрдә операциянең дәвамлылыгын тәнкыйтьләмәде», – диелә телеканал сайтындагы язмада.
Израиль түрәсе билгеләп үткәнчә, конфронтациянең дәвамлылыгы Иранның ничек җавап бирүенә бәйле булачак. «Трамп администрациясе бу проблеманы АКШ белән сөйләшүләрне дәвам итеп хәл итәргә мөмкин дип нык ышана», – дип өстәде ул. Аның сүзләренчә, Вашингтон Израильгә үз-үзен саклаудан башка нәрсәдер эшләргә «боерык бирмәячәк».
Элегрәк Израиль Оборона министрлыгы башлыгы Исраэль Кац илнең 15 июньгә каршы төндә булган Иранга һөҗүмнәрен ике сүз белән тасвирлаган иде. Моңа кадәр ул илнең башкаласы Тәһран шәһәрен яндыру белән янады.