news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Израиль белән Иран арасындагы низаг аркасында кайбер хаҗилар Мәккәдән кайта алмый

news_top

Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ кылган 300дән артык россияле Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең һәм Иорданиянең транзит аэропортларыннан Израиль белән Иран низагы аркасында Россиягә оча алмый. Бу хакта Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары мөфти Рушан Аббясов хәбәр итте, дип яза РИА «Новости».

Согуд Гарәбстаныннан Мәскәүгә туры рейслар график буенча бара, әмма тоткарлыклар белән. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә һәм Иорданиядә булган РФ гражданнарын «Мөслим Тур» туроператоры һәм авиакомпания вәкилләре көче белән кунакханәләргә урнаштырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар