Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Израиль армиясе камап алган хастаханә күренеше: идәндә балалар ята, кислород бетеп бара

news_top_970_100
Израиль армиясе камап алган хастаханә күренеше: идәндә балалар ята, кислород бетеп бара
Фото: «Лайф» ahmed_al_arini22

Палестина фотографы Әхмәт Әл-Арини Газзә секторында Израиль хәрбиләре камап алган «Аш-шифа» хастаханәсе эчендә булган күренешләрне һәм хәрбиләр хастаханәгә дару, азык-төлек һәм кислород алып килергә рөхсәт итмәвен социаль челтәрдә күрсәтте. «Лайф» шул турыда яза.

Видеода күренгәнчә, пациентлар идәндә ята, алар арасында балалар, шул исәптән сабыйлар да күп. Хастаханә директоры Мөхәммәт Абу Сальмия Израиль хакимиятенең «ЦАХАЛ солдатлары клиникага керү-чыгу юлын япмады» дигән белдерүен «ялган» дип атады. Баш табиб сүзләренчә, беркем дә хастаханәдән чыгып китә алмый, Израиль хәрбиләре шунда ук ут ача, шул ук вакытта медицина ярдәме күрсәтү өчен бернинди дә шартлар юк.

«Израильлеләрнең куркыныч янамый торган юл турындагы сүзләре дөрес түгел. Эвакуацияләнергә тырышкан 2 кешегә һөҗүм ясалды», – дигән Абу Сальмия Al Hadath телеканалына.

Ул дөнья җәмәгатьчелегенә «Аш-Шифа»дан 700 пациентны эвакуацияләүгә ярдәм итәргә чакырды, алар хәзер үлем белән тормыш арасында, ди ул.

Исегезгә төшерәбез, ХАМАС радикальләре тарафыннан кылынган террор һөҗүменнән соң, 7 октябрьдә Израиль Газзә секторына, шул исәптән гражданнар объектларына ут ачты. Израиль армиясе Газзәгә керү-чыгу юлын япты, анда хәзер дарулар, азык-төлек һәм су җитми.

Палестина сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Газзә секторындагы «Аш-шифа» хастаханәсендә ягулык, дарулар җитмәү һәм аларны кислород белән тәэмин итү мөмкинлеге булмау сәбәпле, кимендә 39 сабый һәлак булырга мөмкин. Израиль гаскәрләре клиниканы «анда ХАМАС сугышчылары бар» дигән сылтау белән камап алган. Инде 5 пациент «Аш-шифа» реанимациясендә кислород булмау аркасында үлгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100