Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Изоляциядә утыручы хатын өй җыештырганда урамдагы берничә машинаны ваткан

Өйдәге бар нәрсә — савыт-саба, җиһазлар, кием-салым — унбишенче каттан аска «очкан».

news_top_970_100
Изоляциядә утыручы хатын өй җыештырганда урамдагы берничә машинаны ваткан
ВКонтакте

Мәскәү өлкәсендәге Люберцы шәһәрендә яшәүче хатын үз-үзеңне изоляцияләү режимында яшәгәндә өй җыештыра башлый. Ул төн уртасында эшкә керешә һәм чүп-чарларын 15нче каттагы балконнан аска ыргыта. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

«Чисталык яратучы» хатынның 17 апрельдә төнге өч тирәсендә башлаган бу эше күрше-күләннең ачуын чыгара. Өстән төшкән әйберләр аларның машиналарына зыян китерә.

«Булган бар нәрсә очты: савыт-саба, телевизор, тумбочкалар, оекбашлар, җәймәләр, фотолар, буяу салынган биш литрлы банкалар, бензин салынган канистра. Берничә машина җимерелде, берсенең алгы тәрәзәсе, башкасының арткы тәрәзәсе, кузовы ватылды», — дип сөйли күрше йортта яшәүче кеше.

Күршеләрнең бер өлеше «өй җыештыручы» хатынны тынычландырырга тырышса, башкалары полиция һәм табиблар чакырта. Ләкин хокук сакчылары килгәч тә, хатын балконнан әйбер ыргытуын дәвам итә. Бу хатын яши торган фатирга табиблар керә һәм тынычландыра торган укол ясыйлар. Шуннан соң хатынны хастаханәгә алып китәләр. Бу турыда шаһитлар сөйләгән.

Күршеләрнең милегенә килгән зыян күләмен әле санамаганнар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100